Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә Әниләр көне уңаеннан тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

    Бүген. 21 ноябрь көнне, «Әниләр көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Чүпрәле районы бүлеге ГХАТ бүлеге белән берлектә «Әниемнең мәхәббәте белән дөнья матур» дип исемләнгән зур күләмле республика акциясендә катнашты.

    Акция шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты астында узды.

    Чара кысаларында ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды һәм шул уңайдан концерт программасы әзерләнде.

    Сигез гаилә: Иске Чүпрәле авылыннан Годуновлар, Алешкин-Саплык авылыннан Козловлар, Матак авылыннан Мердеевлар, Яңа Чокалы авылыннан Бельдичковлар, Яңа Чокалы авылыннан Аббазовлар, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Хубаховлар, Иске Чүпрәледән Җәләловлар һәм Иске Чүпрәледән Хәйретдиновлар гаилә капиталына документ алдылар. Сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, район Башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов аларны якынлашып килүче Әниләр көне һәм гаиләләрендә сабыйлар туу шатлыгы белән  район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлады.

    - Хөрмәтле әти – әниләр, - дип мөрәҗәгать итте сертификатларга ия булучыларга Айрат Җәләлов. –Гаилә һәрвакыт җәмгыятебездә  ышанычлылык һәм тотрыклылыкны гәүдәләндерде! Бу матур көндә Сезгә һәм балаларыгызга сәламәтлек, гаиләләрегездә мәхәббәт һәм татулык телим!

    Яшь әти-әниләрне балалары туу, ана капиталы сертификаты алу һәм "Әниләр көне» белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм Пенсия фонды бүлекчәсе вәкиле Венера Садеева да чын күңелдән котлады.

    Котлаулардан тыш, гаиләләргә ана(гаилә) капиталы акчаларын тоту юнәлешләре турында да сөйләделәр. Статистика буенча, күпчелек гаиләләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланалар, 2019 елда ана (гаилә) капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, баланың белеме өчен түләүгә, әнинең пенсия тупланмасына, яки инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә тотарга мөмкин.

    ФОТОЛЕНТА

    Тантаналы чара үзәк паркта Әниләр һәйкәленә чәчәкләр салу һәм онытылмас бәйрәм турындагы истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: