Чүпрәледә милли проект буенча тормышка ямь бирүче эшләр башкарыла

Милли проектлар
Илебез төбәкләрендә халыкның тормыш сыйфатын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән милли проектлар булдыруны раслаган Указга 2018 елда, Россия Президенты В.В.Путин кул куйган иде.
Төрле тармакларны, төрле өлкәләрне үстерү, модернизацияләү, һәрьяклап заманчалаштыру милли проектларның максаты итеп куела. Инде хәбәр ителгәнчә, 2019 – 2021 елларда Татарстан Республикасында милли проектларны тормышка ашыру өчен 44,6 миллиард сум акча каралган. Бу акчага яңа сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният объектлары һәм җәмгыять тормышында әһәмиятле роль уйнаган башка биналар төзеләчәк, булганннарына модернизация ясалачак. Милли проектлар 2024 елга кадәр гамәлдә булачак һәм финанслау суммасы да елдан-ел артачак.
Агымдагы елда безнең районда милли проектларның алты төрдәге юнәлеше буенча эшләр башкарылды. “Экология”, “Торак һәм шәһәр мохиты”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү”, “Мәгариф”, “Санлы икътисад”, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектлары алар. Әлеге илкүләм проектлар буенча эшләнгән эшләрне контрольдә тоту “Бердәм Россия” партиясенә йөкләнгән. Монда шуны да искәртик, Татарстанда илкүләм проектларга кадәр үк инде хөкүмәтнең кырыклаган программасы гамәлдә иде. “Экология” юнәлешендә агымдагы елда республикада 4227,6 гектар урман үсентеләре утыртылды, Иске Чүпрәле авылында исә 45 мең төп чыршы районыбыз һавасын сафландырачак. Моның өчен 540 мең сум акча тотылды.
“Торак һәм шәһәр мохиты” проекты буенча Иске Чүпрәленең Үзәк урамында 16948,8 мең сумлык эш башкарылды. “Мәгариф” проекты Чуваш Чүпрәлесе гомуми урта белем бирү мәктәбендә төзекләндерү эшләрен колачлады. Тармаклы технологияләр техникумының сыйныф бүлмәләре компьютерлар, интерактив комплекслар һәм ноутбуклар белән тулыландырылды.
Юлллар төзекләндерү буенча эшләр, нигездә, Казан – Ульяновск – Иске Чүпрәле юнәлешләрендә башкарылды. Моның өчен 22 млн. 930 мең сум финанс чыгымнары сарыф ителде. Болар барысы да авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, заманча һәм уңайлы мохиттә яшәтү максатыннан эшләнә. Милли проектлар һәм республикабыз хөкүмәте программалары алдагы елларда да уңышлы дәвам итәр, дигән ышаныч бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.63000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.51500
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.47000
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5100
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53700
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.32000
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60900
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47700
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.47000
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37300
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7900
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләндеРайон башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.11200
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясаттыБүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.12300
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.12600
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.12300
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.11200
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика