Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкәннәргә волонтерлар ярдәм итә

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә, мөмкинлекләре чикле гражданнарга азык-төлек һәм медикаментларны волонтёрлар китерә.

Чүпрәле районында волонтёрлык отрядлары, коронавируска каршы тору өчен билгеле бер чикләүләр кертелгән вакытта, март ае ахырында булдырылды. Алар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек һәм медикаментлар китерә башлады.

Исегезгә төшерәбез, “Забота” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында кайнар линия телефоны булдырылды, ул эш көннәрендә 8дән 16 сәгатькә кадәр эшли. Өлкән яшьтәгеләр 8(84375) 2-22-52 телефонына шалтыратып, азык-төлек яки даруларга заказ бирергә, коммуналь түләүләрне түләр өчен мөрәҗәгать итә ала. Мондый ярдәмне районның өлкән һәм мөмкинлекләре чикле һәр кешесе сорый ала.

Реклама

Эш алгоритмы эшләнгән, барлык волонтёрларның да тиешле пропусклары бар, алар индивидуаль саклану чаралары – битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Волонтёрлар заказны китергәндә өлкәннәр һәм товарлар белән мөмкин кадәр азрак контактта булырга тиешлекләре турында кисәтелгән.

Иске Шәйморза авылында волонтёр Фәридә Гимадиева беренче заказны үтәде һәм ялгыз яшәүче Адиҗан Садыйковка дару китерде.

– Без ялгыз әби-бабайларга ярдәм итәргә тиеш. Бигрәк тә мондый катлаулы вакытта аларны игътибарсыз калдырырга ярамый, – ди Фәридә. – Миңа тутырылган бланк бирделәр, анда нинди продукция сатып алырга кирәклеге язылган. Даруханә белән катлаулырак килеп чыкты, Адиҗан абыйга кирәкле дару өчен Буа районына авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров барып килде. Өлкән кеше рәхмәтле калды, әлбәттә. Бу эшнең катлаулыгы юк, һәркем башкарып чыга ала, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев