Туган Як
  • Рус Тат Чув
  •  Чүпрәледә өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү буенча янә кайнар линия эшли башлады

    Бу хезмәтне волонтерлар башкара.

    Чүпрәле муниципаль районы территориясендә ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм үзизоляциядәге гаиләләр өчен азык-төлек, рецептсыз бирелә торган дарулар китереп бирү буенча кайнар линия телефоны (2-22-52) эшли башлады.

    Өлкән буын вәкилләре өйдә калсын һәм коронавирус йоктырудан сакласын өчен волонтерлар кирәкле әйберләрне бушлай китереп бирәчәк.

    Бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Кайнар линия көн саен иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшләячәк. 12.00-13.00 сәгатьләрдә төшке аш вакыты сәбәпле,  шалтыратулар кабул ителми. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: