Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә каз өмәләре уза

Салкын  көз җитеп, беренче кар төшүгә авыл халкы каз өмәләре үткәрүгә керешә.

–Без малай вакытта каз өмәсе бик матур булып, мәзәк утырулар  белән үтә иде. Өмәләргә өлкән хатын-кызларны түгел, ә күбрәк яшь кызларны чакыра иделәр. Ул чакта  авылларда йорт саен  2-3әр  кияүгә чыкмаган яшь кыз үсеп килә, яши иде бит. Алар җыелышып эшли. Казлар чистартылып элеп куелгач иң кызыгы – мәзәк утыру башлана. Өмә узган өйгә гармуннар уйнап егетләр килә. Безнең гаиләдә дә шулай иде. “Мәзәк җыйык әле”,  дип апалар әтидән рөхсәт сорый иделәр. Без, малайларга исә кызык: каз куыгы тутырабыз, “каз папае” дибез бит әле, шуның иң эре сөяген тимераяк бавына урыйбыз да, шуарга китәбез. Бүген инде бу гадәтләрнең һәммәсе дә сакланмый билгеле, әмма авылыбызда каз асраучылар бик күп һәм каз өмәләре дә һәр йортта диярлек уза,- ди “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Резидә һәм Фәнис Төхфәтуллиннар да, унынчы ел рәттән, күпләп каз асрау белән шөгыльләнәләр.  Беренче елда 110 баш каз бәбкәсе алсалар, бүгенге көндә аларның саны 1500гә җиткән. Каз өмәләрен күршеләре, туганнары, дуслары белән үткәрәләр. Икешәр-өчәр көн рәттән көненә 100-150 каз суялар.

– Каз бәбкәләрен өчәр атналыкларны алабыз, кечкенә вакытта  комбиазык бирсәк, аннан бодай, арпа ашатып үстерәбез, -ди Резидә. –Өмәгә дә теләп киләләр. Башта ук “мине казлар йолкырга чакырырсың әле”, дип әйтеп куючылар бар. Билгеле, 100-150 казны өмә белән эшләүгә генә калдырып булмый – кешегә хезмәте өчен түлибез дә.

Шулкадәр каз белән нишлиләр, диярсез. Казларның барысы да сатуга китә, күчтәнәчкә дә бирәләр икән. Ә менә казның баш-аягын күпләп (туплам) алып китәләр, ди.

Любовь Трофимова, Иске Элмәле авылы:

Реклама

– Ел саен 15-20 каз асрыйбыз. Гадәттә, каз бәбкәләрен базардан сатып алабыз. Җәй буе бакча артында махсус бүлеп куйган урында үсәләр.  Элек исә без бала вакытта каз бәбкәләрен өйдә чыгара иделәр. Без, бала-чагадан, каз көтүе көттерәләр иде. Елга буена төшеп, шунда каз көтүе көтеп, уйнап кайта идек – бик кызык, күңелле вакытлар. Каз өмәсен быел, һәр елдагыча, бик матур уздырдык. Туганнар, кода-кодагыйлар, балалар, оныклар җыелды. Гөрләшә-гөрләшә, бик күңелле итеп башкардык бу эшне.

Фәридә Нуртдинова, Иске Чүпрәле авылы:

–Безнең буын өчен бүгенге каз  өмәсе без күргән элеккегесеннән әлләни аерылмый. Бары тик чишмәгә төшү һәм мичтә коймак пешереп, яңа каз мае белән майлап ашау гына юк – мичләр сүтелде, чөнки. Ә калган эшләре безнең яшьлектәгечә.

Ел саен унбишләп каз асрыйбыз. Аларны ашату тормыш иптәшем белән минем өстә булса, бәбкәләрне саклау, елгага төшерү, алып кайту - улларыбызга йөкләнгән. Әле менә якшәмбе көн, каз өмәсе үткәрдек.  Иртүк торып, бәлеш пешердем. Ике як туганнар җыелды. Бик күңелле булды.

Әнә шулай, матур итеп, авылларда ике йортның берсендә каз өмәләре гөрли. Муллыкта, байлыкта яшә, халкым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев