Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле имамнары җыелышында шәһәдәтнамәләр тапшырылды

    2019  елның 9 октябрендә  “Җәмигъ“ мәчетендә район имам-хатыйбларның,  имам  һәм абыстай- мөгаллимәләрнең  җыелышы узды.

    Чарада  Татарстан Диния нәзарәтеннән  мөфти Камил хәзрәт Самигуллинның  мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров , район башлыгы Марат Гафаров  катнашты. Утырыш Татарстанда игълан ителгән Өлкәннәр декадасы кысаларында үтте.

      Җыелыш башланганчы мөхтәсибәт советының утырышы булды Утырышның көн тәртибенә куелгән мәсьәләләр буенча,  район мөхтәсибенең беренче урынбасары итеп, Иске Кәкерле авылы “Самат” мәчете имам – хатыйбы Илһам хәзрәт Шаммасов  бертавыштан сайланды. Шулай ук, мөхтәсибнең социаль үсеш  һәм яшьләр белән эшләү бүлеген җитәкләүне  Ильмир  Измайловка йөкләделәр.   Мөхтәсибнең оештыру бүлеген җитәкләгән Фәргать Нәүметов исә мөхтәсибәтнең  ревизия коммиссиясе рәисе  вазифасын да башкарачак.

         Җыелышның көн тәртибендә , мөгәллимәләрнең яңа уку елына хәзерлекләре, имам-хатыйбларга һәм  имамнарга шәһәдәтнәмәләр тапшыру һәм башка төрле сораулар каралды. Чара Коръән уку белән башланып китте. 

    Район  мөхтәсибе  Данир  хәзрәт Шәрәфетдинов    ел дәвамында  үткәрелгән эшләргә, чараларга тукталды.  Динебезне   һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча шактый эш башкарылуын билгеләп, моңа сөенүен белдерде.  Алга таба да игелекле, күркәм эшләрнең дәвамлы булын теләде. Һәр эштә теләктәшлек белдергән һәм ярдәм күрсәткән  район башлыгы Марат Гафаровка олы рәхмәтләрен әйтте.

    Моннан тыш, җыелышта гошер сәдакасы җыю кампаниясенең  нәтиҗәләре чыгарылды. Быел район буенча 40 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелган, бу бакчаларда үстерелгән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б.  Гошер сәдакасы  беренче чиратта мохтаҗларга ярдәм буларак, шулай ук,  мәдрәсәләргә тапшырылган. 

    Мәчетләр каршындагы “ял көне” укуларын башлап җибәрү мәсьәләсендә дә тукталды мөхтәсиб. Бу урында ул имам-хатыйбларга, абыстай мөгаллимәләргә мөрәҗәгать итеп, безнең киләчәгебез – балалар, дип, аларны  дини укуларга җәлеп итү мөмкинлеген күрергә чакырды.  Шулай ук, киләсе елларда,  Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында эшләгән “Мәрҗән” тәрбия үзәге мисалында, яшь буын белән  тәрбияви, әхлакый юнәлештә эшчәнлек алып баруга  игътибарын юнәтте. Дини мәҗлесләрне,  Коръән уку бәйгеләрен,  олылар белән генә түгел, ә үсеп килүче яшь буын катнашында үткәрергә кирәклеген ассызыклады.  Мәчетләрдәге уку-укыту тәртибе турында тулырак үзенең чыгышында район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия абыстай Шәрәфетдинова сөйләде.

    Район башлыгы Марат Гафаров район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка, имам-хатыйбларга,  имамнарга, абыйстай –мөгаллимәләргә    җәмгыятьтә  дини гыйлемне арттыру һәм халыкны әхлакый тәрбияләү өлкәсендәге тырышлыклары, фидакарь хезмәтләре  өчен, шулай ук район һәм авыл җирлекләре тормышында актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде, өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

     Татарстан Республикасы мөселманнарының рәисе Мөфти Камил хәзрәт Самигуллинның   мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров  хәзрәтләргә, абыйстайларга  халыкны рухи һәм дини тәрбияләүдә уңышлар теләде.  Илебездәге  мәчетләр санының иң күбе -26 проценты Татарстанда икәнлеген белдереп, бу уңайдан  эшләрнең  дәвам иттерелүен һәм аларның үз эшләрен активлаштырып җибәрүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.  Мөфти киңәшчесе районыбыз  хакимият, җирле үзидарә органнарының, имамнарның тыгыз элемтәдә торып үзара аңлашып эшләүләрен югары бәяләде.  Шулай ук мәҗлес барышында Равил хәзрәт Зөфәров  мәчет имамнарына үз вазыйфаларын ТР МДН тарафыннан бастырылган "Нигезләмә" китабы нигезендә генә башкарырга кирәклеген искәреп китте.  “Кулга кул тотынып алга таба  да бердәм булып, яшәргә, эшләргә  насыйп булсын иде”, диде.  Ул  үзенең чыгышын вәгазьләр, хәдисләр сөйләп,  дәвам итте.

     Очрашу ахырында  район  имам-хатыйбларына, имамнарга  шәһадәтнамәләр тапшырылды.  Имам-хатыйблар үзләрен борчыган башка проблемалар турында да фикер алышты.

    Чара өйлә намазы уку белән тәмамланды.  Бу көнне "Өлкәннәр көне" уңаеннан мөхтәсибәт тарафыннан  аш мәҗлесе үткәрелде.

    ФОТОЛЕНТА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: