Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

    Физкультурачылар көне совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе.

    Хәзер ул 1936 елдан башлап август аеның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, кыскасы физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләр аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлелек һәм чыдамлык тәрбияли. Ә бу – хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Дөрес, Советлар Союзы чорында бу көнне стадионнарда киң масштаблы тантана-чаралар, массакүләм марафоннар, ярышлар үткәрелә иде. Ил таркалгач, үзгәртеп корулар белән мавыккан арада спорт, физкультура, халык сәламәтлеге турында кайгырту бераз онытылып торды. Соңгы елларда без аны яңадан зур бәйрәм буларак билгеләп үтә башладык. Бу көнне районда төрле чаралар, спорт ярышлары уза, быелгысында аның универсаль ике спорт мәйданчыгы да ачылды.

    Рәшит Фәтхуллов

    Әлеге бәйрәмгә багышланган тантана “Акчарлак” йөзү бассейны янындагы универсаль спорт мәйданчыгында башланып китте. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Парадка төзелеп баскан спортчыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Марат Гафаров ихлас күңелдән тәбрикли.  Аннан соң ул район спортын үстерүгә зур өлеш керткән физкультура укытучыларының, федерация филиаллары җитәкчеләренең, тренерларның һәм Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә күркәм җиңүләргә ирешкән спортчыларның исемнәрен атый, аларга рәхмәт әйтеп тагын да зуррак күрсәткечләр яулауларын тели. Район спортын үстерүгә үзләреннән шәхси өлеш керткәннәре өчен спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Владимир Черланов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамоталары, спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Евгений Меньшов һәм спорт ветераны, волейбол буенча Чүпрәле җыелма командасы уенчысы, Иске Чүпрәленең күп профильле лицеенда тарих укытучысы Илһам Баһаветдинов шушы министрлыкның Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Яшь буынга физик тәрбия бирүдә югары уңышларга ирешкәне өчен район спорт мәктәбе директоры Евгений Митрошкин, шушы мәктәпнең чаңгы ярышлары буенча тренеры Николай Марков, Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбендә физкультура укытучысы Рәзил Сәлимҗанов Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактай грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. ГТО комплексына биш ел тулу уңаеннан һәм ГТО нормаларын үтәүгә үзләренән күп өлеш кертүләре өчен спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Андрей Батановка, “Акчарлак” йөзү бассейны мөдире Раил Исхаковка, мәгариф бүлеге методисты Илнур Мәүҗитовка, Иске Шәйморза урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Нәсыйбулловка һәм спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Ринат Сәлаховка Татарстан Республикасы ГТО Региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Россиянең Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе укучысы Владимир Синдюков, Яңа Уби гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Клавдия Ахмукова, Шланга урта мәктәбенең физкультура укытучысы Дамир Измайлов, спорт мәктәбе директоры урынбасары Салават Мөшәрәпов, Чүпрәле электр челтәре монтеры Ильяс Сафин, Яшел Үзән филиалының “Чүпрәле” “Ак Барс Банк” өстәмә офисы начальнигы Айрат Хәсәнов, “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Буа филиалына караган Чүпрәле участогында физик культура һәм спорт өчен җаваплы Эмиль Вәлиуллин, шәхси эшмәкәр Нияз Дамаев, Алешкин – Саплык урта мәктәбе директоры Марс Хәлиуллов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, “Россельхозцентр” филиалының райондагы бүлеге начальнигы Исламетдин Низамов, Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Алевтина Хемницер, пенсионер, спорт ветераны, ГТО физкультура - спорт комплексы буенча Бөтенроссия фестивальләрендә күп мәртәбә җиңү яулаган Николай Хрисанов, пенсионер, Түбән Кама шәһәрендә ГТО физкультура – спорт комплексын тапшыру буенча призер Галина Матросова һәм пенсионер, шәһәр тибындагы Апас поселогында узган ГТО ның физкультура – спорт комплексы буенча узган Бөтенроссия фестиваленең кышкы этабы призеры Җәүдәт Мөдәрисов Россия Спорт министрлыгы боерыгы белән ГТО ның алтын билгеләренә лаек булдылар. 2018 – 2019 елларда район спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында чаңгы буенча республика күләмендә узган ярышларда катнашып беренче разряд нормаларын үтәүчеләр дә булды. Ул көнне алар да разряд кенәгәле булдылар. Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы боерыгы буенча Яңа Уби төп мәктәбе укучылары Клавдия Ахмуковага, Анастасия Дергуновага, Василиса Павловага, Радион Мадюковка, Владислав Макаровка һәм Иван Павловка шундый документлар бирелде. Чүпрәле районы көрәшчеләре арасында да яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр бар. 2004 – 2005 елларда туган яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә “Сабантуй” журналы призларына узган ярышларда Кече Чынлы урта мәктәбе укучысы Илдар Басыйров көмеш медаль иясе булды, шул ук мәктәптән 2001 – 2002 елларда туган яшүсмерләр арасында Димитровград шәһәрендә узган Идел буе шәһәрләре чемпионатында Раил Айндинов бронза медале яулады (тренерлары Радик Низамов). Районыбызның 13 – 14 һәм 10 – 11 яшьлек футболчылары да республика чемпионаты кысаларында узган зона ярышларында нәтиҗәле матур уеннар күрсәттеләр. Команда капитаннары Рәсим Нуртдинов һәм Илназ Сәлахов Дипломнар белән бүләкләнделәр. Тантанада шулай ук район чемпионатында призлы урыннар яулаган волейбол командаларына да Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, узган сезонда хатын – кызлар арасында беренче урынны мәдәният бүлеге командасы алган иде. Икенче һәм өченче урыннарны район башкарма комитеты һәм Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе командалары бүлеште. Ир – егетләр арасында спорт мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Икенче баскычта – мәгариф бүлеге һәм өченче урында район башкарма комитеты спортчылары. Әйе, районда спортның үсә баруы һәм аңа, бигрәк тә яшьләрнең тартылуы, куанычлы. Соңгы елларда яшьләребез дә, өлкәннәребез дә район һәм республика ярышларында даими призлар яулыйлар. Хәзер районыбызда яшәүчеләргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими ярышлар үтеп тора. Район башлыгы Марат Гафаров әйтүенчә, әлеге спорт корылмалары беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, саулыкны ныгыту, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү юнәлешендә эшләргә тиеш.

    Рәсемдә: бәйрәм тантанасында. Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: