Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе - 2020" ачыкланды

    Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде

    1 номерлы Иске Чүпрәле  "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2020" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды.  Анда районның 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе катнашты.

    Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде

    Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын - О.А. Серафимова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе, 2 урын – Э.А. Санатуллова, 2 номерлы Иске Чүпрәле "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе, 3 урын – С.Р. Сәлимҗанова, 1 номерлы  Иске Чүпрәле  "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе лаек булды.

    1 һәм 2 урыннарны алган тәрбиячеләргә зона этабында уңышлар телик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: