Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

    Бүген Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергалиев Зыятдин Җамалтдин улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар. Кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

    -Сезнең тормыш- һәркемгә үрнәк! Сез хезмәт сөючәнлек, зирәклек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм Ватаныбызга  тугрылыклы булуыгыз белән ихтирамга лаек. Канкойгыч сугышта үлемсез батырлыгыгыз алдында   баш иябез,-дип билгеләп үтте Эмиль Әхмәтов.

    Бу истәлекле көнне кунаклар Зыятдин Җамалетдин улына нык сәламәтлек, күңел көрлеге, игелек һәм иминлек теләделәр.

    Зыятдин Җамалтдин улы Иске Шәйморза авылында туган һәм үскән. Алар гаиләдә өч бала була: ул иң өлкәне. Әтиләре бик иртә вафат була, бу вакытта Зыятдин абыйга  нибары 5 яшь була.

    Аларны 13 яшьтән ФЗУга укырга җибәрәләр. Ә 1942 елда ул  фронтка китә. Сугыш елларын искә төшереп, ветеран снарядлар ташыганын сөйли. Аннан госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң шофер булып хезмәт итә. Өйгә 1949 елда гына кайта.

    Зыятдин Җамалтдин улы  авылдаш кызы  Разыя апа белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр, аларның берсен бик иртә җирлиләр. 1991 елда Разыя апа да бу дөньяны ташлап китә, ә Зыятдин Җамалтдин улы икенче тапкыр өйләнә. Бүген алар Рауза апа белән икәү  туган йортларында яшиләр.

    Зыятдин Җамалтдин улы сугыштан соң гомере буе авылда участок хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып эшләгән. Авыручыларга ярдәмгә килгән. Хәтта ларны күтәреп йөрткән. «Мин кешеләргә һәрвакыт ярдәм иттем, бәлки аларның рәхмәт сүзләре белән бүгенге яшькә кадәр яшимдер", - ди ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: