Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов белән хушлаштылар

    Ветеран 2021 елның 20 февралендә якты дөнья белән хушлашты.

     Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән.  Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтка 17 яшендә китә.

    1944 елның 8 маеннан 23 июненә кадәр ул фронтның алгы сызыгында хәрби операцияләрдә катнаша. Каты сугышлар вакытында аягына яралана һәм госпитальдә була. Биш айдан соң 1944 елның октябрендә туган авылына кайта, бу вакытта ул нибары 19 яшендә була.

    Кайткач, гомере буе авылда агроном булып эшли, умарта кортларын карый.

    Тормыш иптәше Бибиҗиһан апа белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Гыйльман абый якты дөньяны соңгы  13 ел дәвамында күрми яши, ә алган яралардан ул соңгы 7 елда йөри алмый башлый.

    Тыныч күк йөзе, бу тормыш өчен рәхмәт Сезгә, хөрмәтле Гильман Мөкатдәсович! Безнең йөрәкләрдә әле күп еллар дәвамында сезнең турында якты истәлек яшәячәк!

    Агымдагы елның 24 гыйнварында Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.

    Бүгенге көндә Чүпрәледә өч Бөек Ватан сугышы ветераны калды. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: