Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә үтте

Шланга авыл җирлегендә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә үтте.

Аның эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, авыл башлыклары катнашты.

Семинар-киңәшмә Заһит Мәхмутовның крестьян-фермер хуҗалыгын караудан башланды. Заһит Мәхмутов авыл хуҗалыгында җитештерү белән шөгыльләнүгә 2013 елда алынган. Һәм алты ел эчендә товар әйләнешен арттыра барып, бүгенгә көндә КФХындагы техника санын биш берәмлеккә, мөгезле эре терлекләрнең баш санын 80 башка, арендага алынган җир мәйданнарын 147 гектарга җиткергән.

–Югары продуктлы 20 баш сыер алып, эш башлап җибәргән идек. Сыерларны бик кыйбатка алсак та, Татарстанда гамәлдә булган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесенә ярдәм программасы нигезендә, киткән чыгымнарның күп өлешен кире кайтаруга ирештек. Җирләребез баштарак 1 гектар күләмендә генә иде, хәзер инде 147 гектарга җиткердек. Мал-туар асрау юнәлешен алдыңмы – җирсез булмый. Аларны ашатыр өчен фуражы да, печәне дә кирәк, -дип хуҗалыгындагы хезмәтнең куелышы белән таныштырды Заһит Мәхмутов.

Эш башлаганда кыенлыкларга юлыгуын да, әмма куркып калмавын, киләчәккә тагын да зуррак планнар корып яшәвен дә аңлатты. Сугым цехы төземәкче икән эшмәкәр һәм дә мөгезле эре терлек санын 300 башка җиткермәкче. Билгеле инде өстәмә ферма кирәк булачак. “Хәзердән үк инде 30 башка якын терлекне кышкылыкка кертәчәк урын юк, урамда торалар әнә”, -дип зарын да сөйләп алды ул, берочтан. Эшен тагын да җәелдерү өчен тагын шундый ук программаларда катнашырга  икән исәбе.

Мәхмутов хуҗалыгы белән танышканнан соң семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләренең такта яру цехы булган Мәхмутов Радик хуҗалыгын карадылар.  Һәм үзмәшгульләр булып теркәлгән Илдар Сафин һәм Ранис Мәхмутов белән дә таныштылар. Ильнар Сәгъдеевның шәхси кибетендә булдылар. Боларның һәркайсында яңалык һәм авыл җирендә үз эшеңне булдырып, мул тормышта яшәп булу үрнәген күрергә мөмкин иде.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Шланга  авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов үз авылларындагы эшмәкәрләр, үзмәшгульләр санының арта баруы, кече фермалар төзергә теләк белдергән шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренең тагын да булуы һ.б. турында сөйләде.

Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин 2019 елның 9 аенда авыл җирлекләрендә эшлекле активлыкны арттыру күрсәткечләренә тукталды. Авылда керем чыганагы булган мал-туарның баш санын киметкән авыл җирлекләре башлыкларына тәнкыйть белдерде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов гамәлдә булган программалар, әлеге программаларның кайсы җирлектә ничек кулланылышын анализлады. Кайбер авыл җирлекләрендә 6 ел буена бер генә дә кече ферма төзелмәү фактлары барлыгына тукталды. Һәм боларның барысыннан да чыгып, авыл җирлекләре рейтингы төзелүен искәртте.

Семинар-киңәшмәнең эшенә йомгакны район башлыгы Марат Гафаров ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев