Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 45000 төп чыршы үсентесе утыртыла

Иске Чүпрәле белән Яңа Чүпрәле авыллары арасындагы чокыр-чакырлы урыннарга 45000 төп чыршы үсентесе утыртыла

Чыршы үсентеләре урын алачак мәйдан 12 гектарны тәшкил итә. Әлеге эш белән Валерий Мердюков җитәкләгән бригада шөгыльләнә. Бригада составында исә 8 кеше. “Гаилә подряды” дисәң дә ярый: Мердюковлар, Пустыниннар агалы-энеле эшлиләр.

Буа урман хуҗалыгына караган әлеге бригада үткән ел Чүпрәле районы территориясендә 50 гектар урман үсентеләре утырткан.

Мин бу эш белән 20 елдан бирле шөгыльләнәм,- ди Николай Пустынин. – Аңа кадәрле элеккеге Горький исемендәге колхозда механизатор идем.

Энесе Анатолий да урман утырту эшенә 16 ел гомерен багышлаган. Гомумән, бригадада бу эшкә яңа гына алынган кешеләр юк. Бригадирлары Валерий Мердюковның, мәсәлән, урманчылык стажы 32 ел. Районда матур урман булып үсеп килүче урман полосаларының күпчелеге аларның кул җимешләре, ди.

Үткән ел Зур Чынлы, Кече Чынлы авылы тирәләрендә шундый яшеллек булдырылды, быел исә менә монда эшлибез. Тау башын каплап алып, бу үсентеләр үсеп китсә, бик матур булачак әле, -ди Валерий Мердюков.

Ә үсентеләр урман булып җитешсен өчен бригада аларны 5 ел буена карап, тирә-янын чистартып, төбен йомшартып тора икән. – Сулар сипкән чаклар да булды, -ди бригадир. Урман утыртуның да үз технологиясе – чыршыларны утыртып бетергәннән соң, тирә-ягына тупыллар утыртып чыгасы. Икенчеләре яшь чыршыны бераз да булса ышыклау өчен утыртыла, дип аңлаттылар.

Белешмә

Үсентеләрне районга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министлыгы аша бүленгән. Һәм алар Саба урман хуҗалыгы питомнигыннан кайтарылган.

Җиргә утыртылган 10-15 см.лы чыршы үсентеләре ничә елдан урман булып үсеп китәр – анысын инде вакыт күрсәтер. Ә әлегә алар кәсле, дымлы туфракка рәт-рәт булып төзелеп калды.

Рәсемдә А.Прохоров, А.Морозов, А.Хабардов, А. Пустынин, Н.Пустынин, В. Мердюков, В. Мердюков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев