Чүпрәледә 2019 елда туган беренче баланы тантаналы шартларда теркәү узды
Элек еллардан килгән матур гадәт буенча ел башында туган беренче бала тантаналы шартларда теркәлә районда.
Быел да Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә шундый чара узды. Чара кысаларында икенче һәм аннан соңгы балалары туган әниләргә “Ана капиталы“ сертификаты да тапшырылды. Әниләрне, әтиләрне, бәбиләрне котларга район башлыгы Марат Гафаров та килгән иде.
Бу елның беренче баласы Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Васильевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Көтеп алынган ир-бала 2019 елның 1 январенда район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 16.15 сәгатьтә аваз сала. Әти-әнисе, туганнарына олы шатлык булып дөньяга килгән нәни ир-баланы Ярослав дип исемләгәннәр. Ярослав исемен бөек рус кенәзләре йөрткән. Ул - «яръ» - «көчле», «куәтле» һәм «слав» -“данлыклы”, “дәрәҗәле” дигәнне аңлата.
Лариса һәм Петр Васильевлар өчен Ярослав гаиләдә өченче бала. Аларның кызлары буй җиткән: 1997 һәм 1998 елгылар. Бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә укыйлар, эшлиләр.
-Ярославның туу, кызларыбыздан соң, ир-бала да булуы, безнең өчен олы шатлык, әлбәттә. 2019 елның беренче баласы да булуыбызны белгәч, сөенечебезнең иге-чиге булмады,-диләр Васильевлар.
Үткән елның соңгы ае-декабрь башы АлешкинСаплык авылында гомер кичерүче Кристина һәм Александр Максимовларга да олы шатлыклар алып килә. Алар гаиләсендә игезәк ир- балалар туды. Максимовларның өч кыз һәм бер уллары бар иде, дүртесе дә мәктәп балалары. Инде килеп игезәк сабыйларның тууы гаиләләрен тагын да түгәрәкләп җибәргән - хәзер алар сигезәү. Кристина мәктәптә эшли, башлангыч балаларга белем бирә, ә әти кеше “Дементьев” җәмгыятендә мөдир булып хезмәт куя.
Район башлыгы Марат Гафаров:
-Гаиләдә бала туу олы шатлык. Балалар исән- имин үсеннәр, сезгә киләчәктә бары тик шатлык китерсеннәр, уңышлары белән сөендерсеннәр. Районыбызның данлы шәхесләре булу дәрәҗәсенә ирешүләрен телим,-диде гаилә башлыкларына балаларының туу турындагы таныклыгын һәм бүләк тапшырганда.
Чара барышында Миначетдиновларга һәм Ягашкиннарга икенче балалары туу уңаеннан “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды. Бүгенге көндә районда, программа эшли башлаганнан бирле, 1402 “Ана капиталы” сертификаты тапшырылган. Шуның 1031ен чүпрәлеләр инде файдаланганнар. Нигездә, әлеге сумманы (1027 гаилә) торак шартларын яхшыртуга тоткан, 4 гаилә баласының белем алуы өчен кулланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев