Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучылары Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр конкурсында җиңү яуладылар

КФУның Лев Толстой  исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Шәрәф  Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантансы узды.

 

Конкурс 2006 елдан башлап, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтының алман телләре филологиясе кафедрасы,  Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Чүпрәле муниципаль районы хакимияте белән берлектә  үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулаган 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Ләйсән Фәизова (призерны укытучылар: Фәридә Сибгатуллина - инглиз теле һәм Назимя Кәримова-татар теле әзерләделәр), Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы Раилә Фәхртдинова (укытучылары: Земфира Фәткуллина һәм Гөлия Аббазова ) Диплом белән бүләкләнделәр.  Марс урта мәктәбе укучысы Рәзилә Шәрәфетдинова (укытучылары: Гөлназ Шәрәфетдинова һәм.Дамирә  Айнетдинова) финалист Дипломы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Призерны әзерләгән өчен укытучыларга  Мактау грамотасы тапшырылды.

 Бүләкләү тантанасында  институтның  чит телләр һәм мәдәният кафедрасы мөдире Роза Әюпова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре һәм «Ак калфак» оешмасының Чүпрәле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз Рәмис Әймәт  катнашты.

Реклама

Бәйгенең Iнче читтән торып үткәрелгән турында  конкурсантлар оештыру комитетына татар язучыларының  сәнгать әсәрләреннән ингилз теленә тәрҗемә ителгән  өзек тәкъдим иттеләр. II турга исә иң уңышлы тәрҗемәләр авторлары чакырылган иде. Конкурсант-финалистлар үз эшләрен буенча презентацияләр тәкъдим иттеләр һәм тәрҗемә әсәрләрен яклап, чыгыш ясадылар.

Әлеге конкурсның максаты-талантлы һәм сәләтле яшьләрне ачыклау, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну арттыру, шулай ук сәнгать тәрҗемәсенә игътибарны җәлеп итү.

Исегезгә төшерәбез, якташыбыз,  бөек шагыйрь, Шәрәф  Мөдәррис  әдәбиятта эзен калдырган олуг шәхес. Шәрәф  Мөдәррис Бөек Ватан сугышы турында поэмалар, шигырьләр җыентыклары язган. А. С. Пушкин,  Н.А.Некрасов, Т. Г. Шевченко  һәм башкаларның бик күп әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Шәрәф  Мөдәррис Бөек Ватан сугышы вакытында үз әсәрләрен фронт газеталарында чыгарган, шуның белән сугышчыларны   җиңүгә рухландырган. Сугыштан соң  да ул  тәрҗемә белән шөгыльләнгән, Шәрәф  Мөдәррис бик күп телләр белгән шагыйрьләрнең берсе. Тәрҗемәчеләр бәйгесе аның истәлегенә дан һәм хөрмәт булып тора. Быел исә аның тууына 100 ел була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев