Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле цеолитыннан мәче бәдрәфе өчен тутырма ясыйлар

Чүпрәледә  кыйммәтле  табигый казылмаларның берсе булган  цеолит ятмалары барлыгы һәм аны эшкәртү  юнәлешендә чаралар күрү  кирәклеге турында сөйләшүләр күп булды.

Әйтергә кирәк, алар телдә генә калмады. Бүгенге көндә районда цеолит эшкәртү заводы да тулы куәтенә эшли һәм әлеге табигый байлыктан төрле әйберләр дә җитештерелә  башлады.  Шуларның берсе – ул мәче бәдрәфе өчен цеолит катнашмасы.

Татар Шатрашаны  цеолитының   85-90% процентын   табигый минераллар тәшкил итә.  Һәм тикшерүләр күрсәткәнчә   үзенең уникаль  үзлекләре ярдәмендә,  ул  мәче  бәдрәфләре өчен менә дигән   минераль тутыргыч   булып тора.   Әлеге тутырма  тиз арада дымны сеңдерә һәм тискәре исләрне нәтиҗәле нейтральләштерә. 

Мәче бәдрәфе өчен тутырмалар, нигездә, Россия һәм чит ил бентонит балчыкларыннан, балчыксыман  сорбентлардан,  агачлардан җитештерелә. Әлеге   материаллар белән чагыштырганда, цеолиттан  җитештерелгәне күпкә сыйфатлырак.

Безнең районда җитештерелә торган продукция хайваннарның   ашказанына эләккән очракта да  зыян китерми икән. Аларда  ясалма химик ингредиентлар, ис көчәйткечләр, консервантлар, буягычлар юк, аллергия дә китереп чыгармый. Бер сүз белән әйткәндә, ул – табигый продукт.

Продукт өчен чимал башлап Түбән Чәке авылы территориясендәге заводтан алына һәм райондагы элеккеге “Сельхозтехника” территиориясендәге бушап калган бер бинада (мини завод итеп ясаганнар) төрле капларга тутырыла. Бүгенге көндә биредә  өч сменада 30-40лап кеше хезмәт куя. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре, хезмәт хаклары вакытында түләнә.

Зур капчыкларда китерелгән цеолит биредә  вибробункерларда өстәмә эшкәртү уза, аннан кирәкле авырлыкта пакетларга тутырылып, термоаппаратларга урнаштырыла.  Шул рәвешле, махсус пленкалар ярдәмендә әйләндереп, складка әзер продукция чыга. Аннан исә техника аларны зур автомашиналарга (фураларга) төяп җибәрә. Җитәкчелек әйтүенчә, көненә шундый 3-4 фура килеп ала. Чүпрәледә җитештерелгән продукцияне һәм ул Россия буенча һәм  якындагы чит илләрдәге  зур кибетләр челтәренә озатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев