Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре киңәшә, нәтиҗә ясый

    Район агропредприятиеләрендә бүген 14151 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 4660 –ы савым сыер.


    Ни кызганыч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда маллар саны 750 (!) башка кимегән. Моны терлекчелек тармагында гадәттән тыш хәл дип атарга да җирлек бар. Шуңа күрә П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың җәйге лагеренда узган терлекчелек белгечләре семинарында район башлыгы Марат Гафаров та, җаваплылыгы чикләнгән “Нәсел” җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев та кайбер малларны яраксызга чыгарып гамәлдән сызып ташлау эшен ныклы контрольгә алырга кирәклеген кат – кат әйттеләр.
    Район терлекчеләренең күмәк тырышлыгы белән агымдагы елның алты аенда тулаем 130830,96 центнер югары сыйфатлы сөт савылган, ягъни былтыргыга караганда 1493 центнер продукция артык җитештерелгән (101 %). Үткән ел бер сыердан уртача 2775 килограмм сөт савылса, быел ул күрсәткеч 2844 килограмм булган. Агроидарәнең терлекчелек буенча баш белгече Айваз Абязов әйтүенчә, кайбер хуҗалыклар сөт җитештерүдә тотрыклы эшләгән. Бигрәк тә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте терлекчеләре үткән елның беренче яртысы белән чагыштырганда 2952 центнер артык сөт саткан һәм республика күләмендә районны алга этәрүдә үзенең саллы өлешен керткән. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасында да уңай нәтиҗә күзәтелә. Быелның алты аенда агрофирма филиалларыннан 59092 центнер сөт кабул итү пунктларына тапшырылган. Бүгенге көндә “Цильна” хуҗалыгы уңганнары райондагы сөрү җирләренең 40 процентын биләгән әлеге агрофирмада савылган сөтнең 72 процентын җитештерә. Ә бит “Цильна” җәмгыятенә барлык сөрү җирләренең нибары 8 проценты гына туры килә. Ит җитештерү буенча район үткән елгы күрсәткечне яулый алмады (-143 цн.). “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Чуваш Бизнәсе, Яңа Кәкерле, Яңа Ишле, Түбән Каракитә, Матак, Мунчәли, Татар Бизнәсе һәм Иске Кәкерле филиаллары һәм “Цильна” җәмгыяте терлекчеләре былтыргы үрне узып эшләсәләр дә, “Эталон – Агро” җәмгыяте һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирма филиалларының үз мөмкинлекләреннән түбән эшләве районның гомуми күрсәткеченә тискәре йогынты ясады. Мөгезле эре терлекләрдән тәүлеклек артым алуда аз гына булса да алга китеш бар. Район буенча һәр баш терлекнең уртача 732 граммга үсүе тәэмин ителгән.
    “Ел саен 3,5 мең баш бозау алабыз. Аларның үлүенә юл куймас өчен яшь үрчем туганның беренче көннәреннән үк дөрес тәрбия һәм ашату кирәк. Моның өчен урыннардагы белгечләр таләп ителгән барлык таләпләрне үтәргә тиеш”, - дип ассызыклады Закирҗан Әкрамович. Баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов та терлекчелек тармагында үтәлергә тиешле төп кагыйдәләрне атады. Соңыннан район башлыгы Марат Гафаров семинар эшенә йомгак ясап үз вазыйфаларын намус белән үтәгән “Цильна” җәмгыятенең 1 санлы товарлыклы – сөтчелек фермасы мөдире Айрат Сөләймановка, Матак филиалындагы товарлыклы – сөтчелек фермасы мөдире Анатолий Головинга һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирмасының ветеринария фельдшеры Юрий Дергуновка Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Шундый чираттагы семинар сентябрь аенда малларны фермаларга кайтаргач “Цильна” җәмгыятендә үткәрергә планлаштырылды. Рәсемдә: хуҗалыкларда сөт җитештерүне арттыру буенча җитди сөйләшү булды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: