Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Зәйдулла Зариповка мемориаль такта ачтылар

Чара ТАССРның 100 еллыгы, районның 90 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узды.

 Зәйдулла Зариповка мемориаль такта ачылуга багышланган тантаналы митингта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Зәйдулла Зарипов 1913 елда Чепкас-Илмәт авылында туа. 1942 елда фронтка алына. Калинин, 1 нче Балтыйк буе фронтларында сугыша. 1946 елда демобилизацияләнә. Шушы елдан 1965 елга кадәр ул район судында судья булып эшли.

2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре, СССР Юстиция министрлыгының һәм ТАССР Югары Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.  Ул 1966 елда вафат була.
- Зәйдулла Зарипов сугышка киткән 750 мең татарстанлының берсе, аларның яртысы исән-имин әйләнеп кайтмаган. Җиңүнең 75 еллыгы елында да без алар турында искә алырга, аларның батырлыкларын истә тотарга тиешбез. Бүгенге вакыйга Чүпрәле районы өчен генә түгел, ә Татарстан һәм бөтен ил өчен дә әһәмиятле",- дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.
Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, Зәйдулла Зарипов истәлеген мәңгеләштерү инициаторы булып,хезмәт ветераны Абделхарис Алимов тора.
- Зәйдулла Зариповичның тормыш юлын кыю батырлык дип атарга була.  Аның өчен «намус» сүзе буш сүз генә түгел, ә тормыш мәгънәсе булган.  Без ул үткән батыр юлны истә тотарга, аңа тигезләшергә һәм яшь буынга үрнәк итеп куярга тиеш, - диде Марат Гафаров.

Район суды рәисе Алсу Рәкыйпова һәм Зәйдулла Зариповичның улы Фрид Зарипов якташыбыз турындагы якты хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чарада шулай ук район ветераннары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, укучылар, шулай ук халык катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев