Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районында яшәүче Сания Санатуллованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

    Бүген Чүпрәле районының  Югары Каракитә авылында яшәүче Сания Сафиулловна Санатулова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

     

    Тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын әлеге истәлекле көн белән котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов  һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафикъ  Җамалетдинов килде. Кунаклар җылы сүзләр белән котлау открыткасын һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән рәхмәт сүзләрен, шулай ук район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

    Мөхтәрәм кунаклар юбилярга рухи күтәренкелек, тынычлык, иминлек, күңел җылысы, туганнары һәм якыннарының игътибарын һәм кайгыртуларын, шулай ук нык сәламәтлек теләделәр. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: