Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган

     Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе,  сугыш һәм хезмәт ветераны.

    Бүген, 24 гыйнварда Чүпрәле районында Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимовны хөрмәтләделәр, аңа 95 яшь тулды.

    Гыйльман  абый  17 яшендә армиягә алына, шунда ук фронтка алдынгы рәтләргә китә. Бу хакта ул куркыныч төштәге кебек искә ала. Якты күк йөзе өчен ул  үзенең сәламәтлеген биргән, 19 яшендә инвалид булган.

     Ветеран янына аның барлык балалары, оныклары Һәм оныкчыклары җыелган иде. Шулай ук бүләкләр белән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Матак авыл җирлеге башлыгы Виталий Мердеев килделәр.

    Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды, юбилярга җылы котлаулар  теләделәр.

    1943 елның 3 ноябрендә Гыйльман абый  повестка ала. Аңа бу вакытта нибары 17 яшь була. Башта аларны Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәренә озаталар. Анда хәрби училище урнашкан була, шунда солдатлар хәрби укулар үткән. Алты айлык өйрәнүләрдән соң аны фронтка җибәрәләр. Ул башта Витебск шәһәрендә пулеметчиклар махсус ротасында сугыша. 1944 елның 8 маеннан 23 июненә кадәр фронтның алгы сызыгында хәрби операцияләрдә катнаша. Каты сугышлар вакытында каты яралана һәм госпитальдә була. Биш айдан соң 1944 елның октябрендә туган авылына кайта.

     Ул гомере буе авылда эшләгән, агроном булган, умарта кортларын караган, сугыштан соңгы елларда районда шундый зур умарталар мәйданчыклары дүртәү булган.

    Тормыш иптәше Бибизихан белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, ул 1998 елда ук якты дөньядан киткән. Гыйльман абый кече улы Илдус һәм килене Гөлия гаиләсендә яши. Ибраһимовлар нәселенең балалары һәм дәвамчылары еш кына туган йортларына кайтып йөриләр. Гыйльман абыйның барлыгы 17 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Гыйльман абый инде 13 ел дәвамында күрми дә, 7 ел дәвамында йөрми дә диярлек, әмма аның хәтере бик яхшы.

     -Хәзер әйбәт яшәр өчен бар да бар. Җылы йорт, чиста, уңайлы,  балаларга рәхмәт, - дип билгеләп үтә фронтовик. Ветеранның иң изге теләге ул -1941-45 еллардагы кебек дәһшәтле сугыш булмасын. Халык һәрвакыт тыныч һәм бәхетле яшәсен дип тели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: