Чүпрәле районында урамнарны санитар эшкәртү үткәрелә
Район үзәге урамнары көн саен махсус эшкәртмә белән эшкәртелә.
Җәмәгать киңлекләрен — ишегалларын, урамнарны, тротуарларны дезинфекцияләү коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен үткәрелә.
«Аңлавыгызны сорыйбыз. Санитар эшкәртү кешеләр һәм үсемлекләр өчен куркынычсыз, ә вируска каршы көрәштә файдасы гаять зур», - дип язган Инстаграмда район башлыгы Марат Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районында коронавирус таралуны булдырмау буенча күп чаралар күрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев