Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Татарстанның элеккеге прокуроры Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

Бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры, Татарстан Республикасы Конституция судының беренче рәисе Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев истәлегенә багышланган чаралар узды.

Бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры, Татарстан Республикасы Конституция судының беренче рәисе Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев истәлегенә багышланган чаралар узды.

Тантаналы чарада Идел буе округының һәм республиканың иң югары вазыйфаи затлары: республика Прокуроры Илдус Нәфыйков, район башлыгы Марат Гафаров, Сәйфихан Нәфиевнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре, ТР Прокуратурасы  һәм эчке эшләр министрлыгы органнары  вәкилләре катнашты.

Чаралар С.Х. Нәфиев истәлегенә багышланган милли спорт көрәше буенча район ярышларының финал турнирын ачу белән башланып китте.

Шуннан соң С.Х. Нафиев исемен йөртүче урамда урнашкан район прокуратурасы бинасы янында тантаналы митинг булды.

Кунаклар Сәйфихан Нәфиев адресына җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар, республикада хокук тәртибен һәм законлылыкны билгеләүдә аның зур өлеш кертүен ассызыкладылар.

Республика прокуроры Илдус Нәфыйков үз чыгышында Сәйфихан Нәфиевнең җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе булуын, җинаять хокукы өлкәсендә генә түгел, гражданлык хокукы өлкәсендә дә оста  белгеч булуын билгеләп үтте.

 Илдус Нәфыйков белән Марат Гафаров җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән өчен С.Х. Нәфиев исемендәге премияне тапшырдылар. Быел әлеге премиягә Чүпрәле муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече – җаваплы секретаре Алена Афанасьева лаек булды.

Аннан соң С.Х. Нәфиевнең район прокуратурасы бинасында урнаштырылган мемориаль тактасына чәчәкләр салынды, бина эчендәге кабинет-музейга сәяхәт оештырылды.

 Музей-кабинетта С.Х.  Нәфиевнең Чүпрәле районы прокуроры ярдәмчесе булып эшләү чоры яңартылган. Аның эш өстәле һәм урындыгы реставрацияләнгән һәм куелган. Кабинетта урнаштырылган стендларда С.Х.  Нәфиевнең тормыш һәм хезмәт тарихын тасвирлаган фоторәсемнәр һәм документлар  урын алган. Исегезгә төшерәбез, музей экспозициясен әзерләүдә Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре актив катнашты.

Дәрәҗәле кунаклар шулай ук  район үзәгендә Мәңгелек утка һәм Әниләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Көрәш буенча истәлекле турнир тәмамлангач, Татарстан Республикасы прокуроры һәм башка мөхтәрәм кунаклар җиңүчеләрне медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

ФОТОЛАР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев