Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында кайнар икмәк кибете ачылачак

Район башлыгы Марат Гафаров үз эш көнен бүген икмәк заводында булудан башлады.

«Безнең районның икмәк заводы авыл халкын икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре белән тәэмин итүне дәвам итә.  Тиздән биредә үзенең кайнар икмәк кибете ачылачак", - дип язган ул Instagram социаль челтәрләрдә  һәм видео да урнаштырган.

Кайнар икмәк кибете ачылу турында без «Икмәк заводы» кооперация  рәисе Альфред Низамовтан да ачыкладык.

"Әйе, чыннан да, якын арада без икмәк заводы территориясендә кибет ачарга планлаштырабыз. Алга таба район үзәгендә дә, шулай ук безнең район авылларында да үзебезнең шундый сату нокталарыбыз булыр дип планлаштырабыз", - диде ул.

Реклама

Моннан тыш, Альфред Низамов «Татпотребсоюз» тарафыннан  халыкны кайнар икмәк белән тәэмин итәр өчен  автолавка  бүлеп  биреләчәген әйтте.

Бүгенге көндә предприятие тарафыннан шәхси эшмәкәрләргә икмәк  20 сумнан сатыла  һәм аның халыкка сату бәясен 25 сумнан да арттырмаска киңәш ителә.

-Шәхси эшмәкәрләр  тарафыннан әлеге бәяләр контрольдә тотылса иде. Безнең беренчел бурычыбыз ул район халкын кулай бәяләрдән үз продукциябез белән тәэмин итү,- ди Альфред Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев