Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районына эш визиты белән ТР Урман хуҗалыгы министры килде

Киңәшмәдә  янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Бүген Чүпрәле районына эш визиты белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде. Министрның эш  визиты кысаларында район Башкарма комитетында  киңәшмә узды.

Киңәшмәдә  янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе  Тәлгать Халитов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Кереш сүз белән район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады. Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров киңәшмәдә катнашучыларга республикада урман культуралары һәм урман хуҗалыгы эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде. Урман фонды территориясендә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре каралды. Утырыш эшендә шулай ук «Буа урманчылыгы»  җитәкчесе Илнур Гатауллин, «Буа урман хуҗалыгы» директоры С.В. Кириллов, «Буа урманчылыгы» ның  Чүпрәле урманчылыгы участок урманчысы С. З. Мәхмүтов катнашты.

Утырыш барышында шулай ук «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» милли проекты кысаларында урманнарны торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләрне башкару, саклау, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә муниципаль хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозмаска, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, 2020 елда табигать саклау акцияләрен үткәрергә һ. б. мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә йөкләмәләр бирде. "Чүпрәле районы территориясенең урманчылыгы республика буенча уртача күрсәткечтән күпкә түбәнрәк, шуңа күрә безнең алда әлеге күрсәткечне арттыру стратегик бурыч булып тора", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев