Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Бу-Чүпрәле районында  республика программасы буенча төзелгән өченче халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты. 

Яңа ел алдыннан Яңа Чокалы халкы бүләкле булды-биредә яңа сәүдә ноктасы  ачылды. Бу-Чүпрәле районында  республика программасы буенча төзелгән өченче халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты. 

Яңа Чокалы авылында 300 дән артык кеше яши. Биредә яшәүчеләр сүзләренә караганда, моңарчы  азык-төлек кибетләре булмаган. Әле ике ел элек кенә шәхси эшмәкәр  лаеклы ялга чыккач, үз кибетен яба.  Шул вакыттан бирле авыл халкы хәтта тоз һәм шырпы артыннан да күрше авылларга һәм район үзәгенә барырга мәҗбүр була. Ә транспортлары булмаган кешеләргә хәтта такси чакыртырга туры килгән.
Шуңа күрә яңа сәүдә ноктасының барлыкка килүе халык өчен зур шатлык булды. Аны ачу тантанасына бик күп кешеләр җыелган иде.

Алар алдында район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады.
- Халык биредә сәүдә ноктасы булдырылуын күптән ачуларын сораган иде инде. "Татпотребсоюз" бу мәсьәләдә безне хуплады. Бу инде Чүпрәле районында өченче сәүдә ноктасы, киләсе елга тагын  ачарга планлаштырабыз. Моннан тыш, авылга киләчәктә юл, шулай ук балалар бакчасы төзү планлаштырыла.   Яңа пункт  халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндереп, кирәкле азык – төлек белән тәэмин итәр дип ышанам, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
«Татпотребсоюз» идарәсе башлыгы Илдус Хатыйпов та халыкны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады.
Республикада программасы буенча Татарстанда  70тән артык шундый сәүдә нокталары төзелүен билгеләде. Кирәк-ярак сатып алудан тыш, пункт әле ул авыл халкының очрашу урыны да, диде. "Сезне шундый объект ачылуы белән котлыйм, озак еллар сезгә хезмәт итсен», - дип билгеләп үтте Хатыйпов.
Авыл халкы да республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев