Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районы Село -Уби авыл җирлеге территориясендә Уби - батырга бюст куелды

    2 июньдә  Село -Уби авыл җирлеге территориясендә  Уби - батырга бюст куелды.

     

    Уби-батыр 13-14 гасырларда яшәгән хәрби башлык.  Чуваш этносында Упи (Уби) кабиләсе  иң күренеклеләрдән санла.   Торак пунктларның исемнәрендә Упи (Уби) сүзе һәркайсында булган диярлек. Хәтта, борынгы чуваш җырларының берсендә бөек Уби - батыр  тирән чокырлар һәм  куе, кеше йөрмәслек урманнар аша  болгар-чуашларның бер өлешен  яңа җирләргә алып килгән дип искә алына. Село Уби авыл җирлеге белән дә Уби-батырның катнашы тарихи чыганаклар аша билгеле.

    Аның турындагы   истәлекләрен барлауда һәм шушы юнәлештә күп кенә эшләр башкаруда  җирле крайны өйрәнүче   Владимир Ярухин, Петр Ухваркин һәм Село-Уби  авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухинның  өлеше зур. Бюстны урнаштыруда да нәкъ менә активлык күрсәтәләр.

    Уби – батыр  бюстын халык сынчысы Николай Кондрашкин ясаган.  Авыл җирлеге башлыгы  Алексей Ярухин  бу бюстны булдыруда матди  ярдәме күрсәткән Уби -  батырның нәсел дәвамчыларына: Людмила Савинага, Николай Сергеевка, Игорь Ярухинга,  Алексей һәм Александр Ярзуткиннарга  һәм башкаларга олы рәхмәтләрен белдерә. 

    Бюстны тантаналы рәвештә ачу чарасы   9 июнь  - «Акатуй» милли бәйрәме көненә  планлаштырылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: