Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте

    Данир хәзрәт Шәрәфетдинов  мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.

    Җөмәдәл-ахыр аеның 7-нче көнендә (20-нче гыйнварда) Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы үтте.

    Җыелышның кунагы район башлыгы Марат Гафаров имамнарны сәламләп,  үз чыгышында үткән елның аерым бер шартларга бәйле рәвештә каталаулы  үтүен, әмма шуңа да карамастан,  дини юнәлештә бердәмлек, татулык нигезендә уңышлы гына эшчәнлек алып барылуын билгеләде. Шуның өчен дә мөхтәсибәткә олы рәхмәтләрен белдерде.

    –Агымдагы ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Әлеге юнәлештә дин әһелләреннән аеруча җаваплылык сорала. Үз телебезне, динебезне, милләтебезне саклау эше сезнең тагын да тырышлылыгыз сорала, - дип сөйләде район башлыгы һәм мөселманнарны бердәм булырга чакырды.

    Данир хәзрәт Шәрәфетдинов  мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.

    «Без җыелышып, киңәшләшеп төрле юнәлештәге эшләр оештырырга тырышабыз. Әлһәмдүлилләһ, актив яшьләребез, аларга үрнәккә актив өлкәннәребез бар. Мәдрәсәләрдә гыйлем алырга таратылучы райондашларыбыз да шактый. Иске Кәкерледән Данир Әмирханов дигән егетебез Ислам университетында белем ала. Бик куанычлы хәлләр. Халкыбыз асылына кайта, иншаллаһ. Үткән елны да  нинди генә булуына карамастан, күркәм эшләребез белән төгәлләдек.  Әйтик, Иске Чүпрәле авылы мәчетендә уңышлы гына атнасына ике тапкыр дәресләр белән татар теле курслары эшләп китте. Гошер сәдакасы җыю, “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит!” акцияләренә кушылдык. Мәчетләрдә төзекләндерү эшләре алып барылды. Агымдагы елда да да әлеге эшләр дәвам итәр дип уйлыйбыз.

    Шулай ук балаларның җәйге каникуллары вакытында ял лагерьлары оештыру, мәктәпләрдә әдәп-әхлак дәресләре алып бару, хәләл ризык белән тәэмин итү юнәлешләрен дә уйларга кирәк. Ә иң төп бурычыбыз-мәхәлләләрдә биш вакыт азан тавышы яңгыравын тәэмин итү кирәклеген онытмаска тиешбез. Авылларыбыз мәчетләрендә азан тавышы алдагы 100 елны күзаллап яңгырарга тиеш, - диде Данир хәзрәт һәм һәр эштә  актив катнашкан имамнарга рәхмәт белдерде. Алдагы эшчәнлекне мәхәллә белән берләшеп изге ният кысаларында дәвам итәргә киңәш итте.

    Җыелышта шулай ук, агымдагы елның апрель аенда Татарстан Диния назәрәтенең VIII корылтаенда каралачак мөфти сайлаулары мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге вазифага район имамнары бертавыштан Камиль хәзрәт Сәмигуллин, ә баш казый вазифасына Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатураларын яклап тавыш бирделәр.

    Үз чиратында, Данир хәзрәт Шәрәфетдинов районда дәгъвәт бүлеген Кече Чынлы авылы имамы Муса хәзрәт ... җитәкләвен ассызыклады.

    Ахырдан сорауларга җавап бирү һәм бүләкләүләр узды. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Иске Кәкерле авылы "Миннулла" мәчете имамы Адиҗан Мохитовка ТР мөфтиенең Рәхмәт Хаты һәм бүләк тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: