Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Уби авылында ике мөһим вакыйга булды

Авылда халыкка кирәкле объектлар ачылды.

3 ноябрь Иске Уби авылында яшәүчеләр өчен икеләтә истәлекле булды. Авылда халыкка кирәкле объектлар ачылды.

Үзәк урамда ачылган беренче объект - Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә төзелгән обелиск.  Иске Уби авылыннан сугышка 89 ир-ат чыгып китә, шуның 34е әйләнеп кайтмый. Обелиск район җитәкчелеге, “Стройблок” оешмасы, авыл халкы тырышлыгы белән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында төзелгән. 

Халык сәламәтлеге сагында торачак фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы да шушы обелискка якын гына урнашкан. Кыска гына вакыт эчендә  әлеге бина “Прогресс” оешмасы  тырышлыгы белән сафка бастырылган.  

Иске Уби авылында элек елларда фельшерлык пукнты бөтенләй юк иде, дип сөйли элек шәфкать туташы булып эшләгән Нина Чернова. –Авыл халкы беренчел ярдәмне Уби участок хастаханәсенә йөреп ала иде. Мин дә шунда эшләдем. Аннан авыл Советы рәисе Валентин Юманов һәм хастаханәнең баш табибы Владимир Макаричев тырышлыгы белән иске йорт сатып алынды.  Аның бер ягында фельдшерлык-акушерлык пункты урнашты,  икенче ягында башлангыч мәктәп эшли башлады. Мин исә авылга фельдшер булып килдем. Ул бина утын белән ягылды, шартлар да әлләни яхшы түгел иде. Шулай да әйбәт эшләдек. 58 яшенә кадәр эшләп, вазифамны бүгенге фельдшер Ирина Калмыковага тапшырып калдырдым. Яңа ФАП ачылу, әлбәттә, бик зур шатлык. Матур, яңа, ә иң мөһиме барлык шартлар да бар. Яңадан эшлиселәр килеп китте,-ди медицина хезмәте күрсәтү ветераны.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов һәм башка җитәкчеләр дә килгән иде.  

 Авыл халкының яшәү шартларын уңай итү өчен республикада 40лап программа эшли, районда да аларның барысы да гамәлдә. Бүгенге ФАП авыл халкына озак еллар хезмәт итсен, бирегә бары тик профилактика өчен генә йөрүчеләр булсын , - диде Марат Гафаров.

Белешмә

Республика программасы кысаларында төзелгән әлеге  ФАП районда - унбишенче,  Иске Уби авыл җирлегендәге өченче модульле яңа пункт.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев