Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров "Туган як", "Таван ен" газеталарына язылу бүләк итте

    Яраткан газетага яздыру матбугатка ияләшкән күп кенә кешеләр өчен менә дигән бүләк.

    Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров күркәм традиция буенча «Подписка бүләк ит!» хәйрия акциясенә кушылды.

    Бүген Марат Гафаров 2020 елның икенче яртыеллыгына  биш данә «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына райондашларыбызны яздырды. Шулай итеп, 2020 елның 1 июленнән Марат Ринатовичтан районыбызның өлкән яшьтәге кешеләренә: Вилданова Римма Идият кызына, Миначева Дания Велиәхмәт кызына, Хөсәенова Фәсәхәт Сәлахетдин кызына, Ятманова Рәисә Семеновнага һәм Зәйнетдинова Таисия Александровнага район газеталары бүләк итеп киләчәк. 

    Район җитәкчесенең әлеге үрнәгенә барлык җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары кушылырлар дип ышанасы килә. Өстәвенә, 2020 елның 1 июненнән 10 июненә кадәр ташламалы декада кысаларында газета-журналларга яздыру менә дигән форсат. Бу көннәрдә газетага язылу бәясе 649 сум 74 тиен тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: