Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре - зона спартакиадасы җиңүчесе

Спорт бәйрәмендә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнары һәм, әлбәттә инде, хуҗалар –район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Чүпрәле үзенә Татарстанның биш районыннан кунакларны зур чарага җыйды.Биредә медицина хезмәткәрләре арасында масштаблы чара – «Сәламәтлек-2021» дигән зона спартакиадасы узды.

Спорт бәйрәмендә Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнары һәм, әлбәттә инде, хуҗалар –район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Тантаналы ачылыш «Алтын»  спорт комплексында узды. Катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде.

-Бүген ярышларда гадәти булмаган ике йөзгә якын спортчы, һөнәрләре белән халкыбызның сәламәтлек сагында торучылар катнаша. Форсаттан файдаланып, сезне фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез халкыбызның исәнлеге сагында, аларның гомерләрен саклап калу өчен олы хезмәт куясыз. Эшегез хөрмәт, зур дәрәҗәләр белән бәяләнсен, бүген һәм көндәлектә уңышлар юлдаш булсын,- диде район башлыгы.

Җиңүчеләрне төрле спорт төрләре буенча ачыкладылар. Бу көнне медицина хезмәткәрләре кешеләрнең гомерен саклау белән генә шөгыльләнмичә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучылар һәм бик яхшы  спортчылар икәнлекләрен дә дәлилләделәр.

Алар йөзү, йөгерү, бадминтон, волейбол, шахмат, канат тартышу, теннис ярышларында көч сынаштылар. Һәркайсында җиңүчеләр  Дипломнар, медальләр алды.

Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча исә зона спартакиадасының  җиңүчесе һәм Кубок иясе булып район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре танылды. 2 урынны  Апас районы медицина хезмәткәрләре, 3 урынны Буалылар яулады.

Әйтергә кирәк, көн дәвамында командалар өчен һәр районның баш табиблары һәм җанатарлары көч биреп торды. 

Алда исә медицина хезмәткәрләрен республика ярышлары көтә. Анда зона буенча барлык районнардан да иң көчле, иң җитез медицина хезмәткәрләре барачак. Уңышлар телибез.

ФОТОЛЕНТА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев