Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров "Яшь журналистлар" белән очрашты

Энҗе Җәлалова җитәкчелегендәге "Яшь журналистлар" түгәрәге балалар иҗат йорты каршында эшли.

Район башлыгы Марат Гафаров яшь журналистлар һәм аларның җитәкчесе Энҗе Җәлалова белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, яшь каләм тибрәтүчеләр «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашып, “Иң яхшы сюжет өчен” җиңүче Дипломнарына, шулай ук сертификатлар белән бүләкләнделәр. 

Энҗе Җәлалова җитәкчелегендәге "Яшь журналистлар" түгәрәге балалар иҗат йорты каршында эшли. "Яшь журналистлар" түгәрәге эшли башлаганнан бирле, анда шөгыльләнергә теләүче балаларның саны елдан-ел арта бара. Әйтергә кирәк, түгәрәккә кызыксынып йөрүчеләр арасында бүгенге көндә киләчәкләрен дә шушы сфера белән бәйлүчеләр бар: алар журналистика бүлегендә югары белем алалар.

Очрашу барышында  район башлыгы Марат Гафаров яшь каләмчеләрне ирешкән уңышлары белән котлады, шулай ук балаларның журналистика кебек иҗтимагый әһәмияткә ия булган һөнәр белән кызыксынуларына соклануын билгеләп үтте.

“Яшь журналистлар”ның җитәкчеләре Энҗе Җәлалова түгәрәктә шөгыльләнү барышында төп игътибар гомуми иҗади сәләтләрне камилләштерүгә юнәлтелүе турында сөйләде. Журналистиканың  барлык юнәлешләрдән дә балаларга бигрәк видео төшерү, видеорепортажлар ясау, монтажлау кызыклы икән. Шуңа бәйле рәвештә түгәрәкнең техник яктан ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләп үтте.

–Әлбәттә, түгәрәккә йөрүче балаларның барысы да журналистлар булыр дип уйламыйбыз, әмма анда алган белемнәре киләчәктә үзләре өчен файдалы булыр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Энҗе Җәлалова. Ул район башлыгына балалар белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге тудырган өчен, шулай ук төрле яклап теләктәшлек, ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.

Марат Гафаров районны җитәкли башлавының беренче елларында яшь журналистлар аның белән интервью оештыруын искә төшерде. Шул ук вакытта, аларның үҗәтлеген, активлыгын, максатчанлыгын билгеләп үтте һәм алга таба да шундый ук булып калуларын теләде.

Әңгәмә барышында Марат Гафаров яшь каләмчеләрнең сорауларына җавап бирде. Киләчәккә планнар, җәйге чорда ял итү, яшьләр өчен кичке дискотекалар оештыру, музыка темалары, кыскасы, бүгенге яшьләрнең кызыксынулары турында сөйләшенде.

Ахырдан Энҗе Җәлалова һәм яшь журналистлар бүләкләр тапшырдылар, район башлыгы да үз чиратында яшь каләмчеләргә авторучкалар һәм язу блокнотлары бүләк итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев