Чүпрәле пенсионерларын  ике айлык укуга чакыралар
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерларын ике айлык укуга чакыралар

Укулар 1 апрельдә башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итә.

Татарстан Республикасы буенча “Россия Пенсионерлар союзы” ның региональ бүлекчәсе 55 яшьтән узган хатын – кызларны һәм 60 яшьтән олырак яшьтәге ирләрне 42 сәгатьлек программа буенча компьютерга өйрәтү максатыннан өстәмә төркем җыя.

Курсларга язылу өчен 279 – 25 – 02 телефоны буенча 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр һәм 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр шалтыратырга кирәк. Дәресләр Казан шәһәренең Некрасов урамындагы 7 нче йортта оештырыла.

 


Нет комментариев