Туган Як
  • Рус Тат
  • “Чүпрәле мишәрләре” КВНда жиңүче

    Татар КВН лигасы эшен дәвам итә! Быел аңа 25 ел тула, шуңа ул яңара — форматын, уен схемасын һәм исемен үзгәртә. Хәзер ул «Әйдә, ШаяРТ!» дип атала.

     

    Уен берничә этапта уза. Башта республика районнарында КВН мәктәбе һәм сайлап алу этаплары уза. Иң көчле командалар Казанга фестивальгә чакырыла. Заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Шулай итеп,  татарча КВН яңа үрләргә менә. Бәйгене оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр сәясәте министрлыгы һәм “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасы.

    27 майдан 2 июньгә кадәр  “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының сайлау турларын узган иң көчле командалар Казанда көч сынаштылар. Барысы 40 лап команда  Габдулла Кариев исемендәге дәүләт театры сәхнәсендә  жюри әгъзаларына  һәм  тамашачыларга уен-көлке тәкъдим итте. 

    Районыбыздан “Чүпрәле мишәрләре” дип аталган КВН командасы: Салават Юсупов (сценария авторы һәм команда җитәкчесе), Илназ һәм Нияз Гайнетдиновлар, ярдәм итүче балалар сәнгать мәктәбеннән Елена Романова “Әйдә, шаярт! Татар КВН лигаының зур фестивалендә чыгыш ясап Җиңүче Дипломына ия булды.  Сентябрь аенда “Чүпрәле мишәрләре” финалда чыгыш ясаячаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: