Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәре хастаханәгә махсус машинада килә

Безнең районда 65 яшьтән узган өлкәннәрне  хастаханәгә диспансерлаштыру узу өчен  табибка күренергә махсус «LADA Largus» машинасы  белән йөртә башладылар.

 

Бу эш “Демография” милли проектының “Өлкән буын” программасы нигезендә тормышка ашырыла.   Шушы максатка “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә яңа автомашина кайтты. Әлеге хезмәттән беренче чиратта хәрәкәтләре  чикләнгән ялгыз, инвалид өлкәннәр файдалана.

Бүгенге көндә яңа мобиль транспорт  ярдәмендә  район үзәк хастаханәсенә барлыгы 99 өлкән яшьтәге кеше китерелгән. Алар Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе, Городище,  Татар  Шатрашаны, Югары һәм Түбән Каракитә, Иске Чокалы, Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле, Татар һәм Алешкин-Саплык, Иске һәм Яңа Задур авылы картлары.

–График нигезендә, шул рәвешле, ел ахырына кадәр  65 яшьтән узган 400ләп  өлкән кеше  хастахнанәгә диспансерлаштыру  узарга киләчәк. Әлеге эш “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре,  район үзәк хастаханәсе һәм авыллардагы медицина хезмәткәрләре ярдәмендә, бергә башкарыла. Ягъни авылларда фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре   диспансерлаштыру узарга тиешле өлкәннәрне кисәтеп куя. Район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре аларны каршы ала.  Безнең бүлек белгечләре исә өлкәннәрне  автомашина белән озатып йөри. Өлкәннәр  башлыча,  флюорография,  ЭКГ узалар,  участок терапевтларына күренәләр, булган зарларын табибларга  җиткерәләр.

Өлкәннәребез дә мондый мобиль бригаданың эшләвенә шатланганнар. Бигрәк тә авылның ике башында яшәүче  әби-бабайларны  күзәтүе кызыклы.  Бер-берсенең хәлләрен, балаларын  сорашалар, бер сүз белән әйткәндә, сөйләшеп туймыйлар.  Безнең исәнлегебезне кайгыртып, менә шулай очраштырганнары өчен дә   социаль яклау һәм сәламәтлек саклау министрлыгы адресына рәхмәт сүзләрен белдерәләр,-ди район халкын социаль  яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Юсупова.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен озынайту һәм яшәү рәвешен яхшыртуны күздә тотып эшләнгән.  Автомобиль биш пассажирга исәпләнгән. Анда кресло-коляска өчен дә бер урын каралган. Димәк, физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше кресло-коляскасы белән дә автомашинага утыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев