Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәре диспансерлаштыруны махсус техника ярдәмендә узачак

“Демография” милли проектының «Өлкән буын» дип аталганы кысаларында  авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән булганнарның барысына да диспансер күзәтүе, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗлары барларга планлы госпитализация үткәрү планлаштырыла.

Әлеге уңайдан район үзәк хастаханәсендә  ведомствоара киңәшмә узды.  Анда  баш табиб  Илмас Шиһабетдинов, баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары  Гүзәл Маликова, халыкны  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Юсупова, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин, өйләргә барып  социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Мәхәбәт Еникеева  катнаштылар. Чарада  район үзәк хастаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерү мәсьәләләре дә каралды.

Очрашуның нәтиҗәсе буларак медицина тикшерүен уздыруның план-графигы төзелде, «Юл картасы» эшләнде. Билгеле булганча, бу эшне мобиль бригада башкарачак. Транспорт районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге тарафыннан тәкъдим ителә. Татарстан Хөкүмәте бу максатта  махсус транспорт белән дә тәэмин итәчәк. Әлегә ул районга кайтып җитмәгән, август ахырларында җитешер, дип көтелә. 

Реклама

Халыкны социаль яклау  үзәге  65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә китерүне тест режимында сынап карады. Район үзәк хастаханәсенә Чуваш Чүпрәлесе авылыннан  8 өлкән кешене район социаль яклау үзәге транспортында алып килделәр. Алар анда диспансерлаштыру узды. Билгеле, өлкәннәр авыл фельдшеры тарафыннан алдан ук кисәтелгәннәр, әзерләнеп, көтеп торганнар. Өлкәннәрне «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге хезмәткәрләре  озатып йөргән,  район үзәк хастаханәсендә табиблар, шәфкать туташлары  каршы алган, чара бернинди кыенлыксыз үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев