Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумында татар ашлары бәйгесе узды
Районыбызның күптармаклы технологияләр техникумында уку белән төрле чараларны бергә бәйләп алып барабыз.
Ачык дәресләр, төрле чаралар үтеп тора. Менә бүген дә уку йортының 3 курс студентлары арасында татар ашлары бәйгесе булып узды. Чарада студентлар һәм укытучылар катнашында әдәбият белән бәйләп театраль күренеш, татар халык ашлары әзерләү, өстәлне сервирлау буенча ярыштылар.
Чакырылган кунаклар татар халкының милли ризыклары, бәйрәмнәре, кунак каршылау серләре, файдалы чәй һәм аның килеп чыгышы турында бик күп мәгълүмәт алдылар. Һәр студент укуда алган белемнәрен эш белән күрсәтергә тырышты. Жюри әгъзалары техникум директоры Ахметов Р.Р., Ак калфак оешмасы җитәкчесе Яфизова Г. З., үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәре Замалетдинова Р.Р. укучыларга дөрес бәя биреп җиңүчеләрне билгеләделәр.
Чакырылган 2 курс студентлары бәйгедәдән тәҗрибә туплап, киләчәктә үзләре дә шундый чарада катнашырга теләк белдерделәр.Чара һәр ике якта да уңай тәэсир калдырды.
Аббазова Д.К., техникум мөгаллимәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев