Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле егете армиядән кайтты

    ​​​​​​​Денис Сергеевич Михайлов Яңа Чәке авылында туып-үсә. Башлангыч һәм тулы булмаган урта белемне Городище урта мәктәбендә ала.

    Белемен тагын да күтәрү максаты аны Ульяновск шәһәрендәге сәүдә-икътисад техникумына алып килә.  Биредә ул социаль юрист белгечлеген үзләштерә. Һәр ир-егет өчен изге булган Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәү дә Денис өчен алгы планга куела. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы филиалында тракторчы булып эшләүче әтисе Сергей Михайлович һәм биредә бозау караучы хезмәтен башкаручы әнисе Альбина Александровна да улларының Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә теләп китүләре белән горурланалар.

    Техникумны  уңышлы тәмамлау белән үк ул армиягә китә. Хезмәтнең дә әле ниндиенә, абруйлы частьларның берсенә эләгә, Росгвардиядә хезмәт итә, хезмәт итү дәверендә сержант званиесе дә бирәләр аңа. Хезмәт итә башлауның беренче көннәреннән үк ул үзен дисциплиналы, командирларының боерыкларын төгәл үтәүчән солдат буларак таныта, хезмәттәшләре арасында да тиз арада абруй казана.

    Денисның әнисе Альбина Александровна һәм әтисе Сергей Михайлович исеменә ул хезмәт иткән частьтән Рәхмәт Хаты да килеп ирешә. Әлеге хатта Денисның хәрби бурычын үтәү дәверендә хәрби белгечлекне төгәл үзләштерүе, хәрби осталыгын максатчан камилләштерүе, хәрби әзерлек нормативларын үтәгәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешүе турында һәм аның әти-әнисенә шундый ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелә. Әлбәттә, балаңның уңышлары турында шундый сүзләр ишетү һәр ата-ана өчен дә олы куаныч ул. Ә Денис күптән түгел генә хәрби бурычын тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайтты. Аңа әти-әнисен бары тик уңышлары белән генә сөендереп, тормышта үз юлын табуын телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: