Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле "Акчарлак" лагеренда тормышы "кайный"

    Җәй – отпуск һәм ял итү өчен иң кулай вакыт. Каникулларын лагерьларда ял итеп үткәрүче мәктәп яшендәге балалар җәйнең никадәр кыйммәтлелеген аеруча яхшы аңлыйлар.


    Мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Рәсимә Сабитова сүзләренчә, быел районыбыздан 600 бала мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагеренда – 200, “Акчарлак” лагеренда 520 яшүсмер ял итәчәк.Түбән Чәке авылы җирлегендә эшләп килүче “Акчарлак” район лагеренда булганда, без балаларга җәйге каникулларын мавыктыргыч һәм файдалы уздыру өчен бөтен шартлар да тудырылганлыгына тагын бер кат инандык. 
    Яшүсмерләрнең палаткалы лагерьда ял итү чоры. Төп корпустан берничә дистә ераклыкта гына өч палатка корып куйганнар. Апас, Буа, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарыннан ун яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 52 бала ял итә. Бу агымның күпчелеген малайлар тәшкил итә, шуңа да аларны ике палаткага урнаштырганнар. “Үткән агымда 62 бала ял итте. Аларның 20 – се Казанның махсус мәктәбеннән иде, кайберләре аз тәэмин ителгән һәм авыр тормышлы яисә тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, эчке эшләр бүлегендә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар һәм ятимнәр. Балалар бит, нишлисең, тәртипләре дә, характерлары да төрле инде аларның. Бик канәгать киттеләр, араларында “киләсе елга да киләм” диючеләр дә булды”, - дип сөйли вожатый Ленар Әкбаров. Балалар белән якыннанрак таныштык. Кристина Осиповага 15 яшь. Башкалар белән чагыштырганда олырак күренә. Апас районы үзәгендә яши икән. “Мөмкинлек булгач бик теләп килдем. Үкенмим, палаткалы лагерь тормышы ошый, кыска гына вакытта да төрле районнан килүче яшьтәшләрем белән дуслашырга өлгердем. Дуслыгыбыз киләчәктә дә дәвам итсен иде. Монда биш мәртәбә яхшы ашаталар, буш вакытны ничек үткәрим икән дип боегып утырырга вакыт юк, һәр көнне бик күп чаралар үткәрелә”, - дип сөйли ул. Палаткалы лагерьда ял итү быел “Экология – туризм” юнәлешендәге программа буенча оештырылган. Гадәти уеннар һәм конкурслардан тыш урман шартларында практик эшләр һәм туристик сәяхәтләр дә каралган. Балалар теләсә нинди урында ориентлашу, карта һәм компас белән эш итү, көтмәгәндә бәлага дучар ителгән иптәшеңне коткару серләрен дә өйрәнәләр. Табигать кочагында иминлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү, уттан сак булу кебек кагыйдәләрне балалар белергә тиеш. Туган якның экологик проблемаларын уңай хәл итү юлларын эзләү буенча дискуссияләрдә дә балалар актив катнашалар. “Балалар ялын туризм юнәлешендә оештыру тикмәгә түгел. Ул балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи тормышын киңәйтергә, табигатьнең матурлыгын күрергә, аның бай төрлелеген бәяләргә һәм сакларга ярдәм итә. Балаларның экологик культурасын арттыра, тирән патриотик хисләр тәрбияли. Маҗаралар һәм романтика, яшүсмер яшендәге балалар өчен аеруча кызыклы һәм күп кенә мәктәп укучылары алып бара торган заманча тормыш рәвешенә альтернатива булырга сәләтле. Нәкъ менә туризм яшүсмерләрне компьютер уеннарыннан аз гына булса да читләштерер дип уйлыйм”, - ди лагерь директоры Анатолий Мердюков.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: