Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Шланга пенсионерлары компьютерга өйрәнә

    Татарстан Республикасында "Өлкәннәр өчен Интернет" проекты эшли башлаганга сигез ел вакыт узды. Шушы чор аралыгында, район мәктәпләре укытучылары ярдәме белән Чүпрәленең берничә йөз пенсионеры компьютердан файдаланырга өйрәнде. Хәзер алар электрон почта аша туганнары белән иркенләп аралаша, интернеттан хәбәрләр эзли.

    -Пенсионерларыбыз компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштереп, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнәләр, район сайтында урнаштырылган барлык яңалыкларны белеп торалар һәм актив тормыш позициясен саклап замана белән бергә атлыйлар. Компьютер пенсионерлар өчен телевизор кебек үк көндәлек әйбергә әйләнә,- ди Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов. 36 сәгать эчендә пенсионерлар текст, графика, электрон почта һәм социаль сайтлар белән эшләүне үзләштерәләр. Курсларны тәмамлаганнан соң сертификатлар да биреләчәк. Агымдагы елда Шланга урта мәктәбендә оештырылган курста 13 пенсионер "белемен" күтәрә. Дәресләрне югары белемле укытучы Эльмира Якупова укыта. Төркемдә элек елларда почтальонка, китапханә, мәктәп эшчеләре, социаль хезмәткәр булып эшләгән ханымнар бар. Без биредә булган көнне хөкүмәт органнарының рәсми порталларын өйрәнделәр. "Без кемннән ким, заманадан калышасы килми бит",- ди шаяртып 77 яшьлек авыл абыстае Нурлидә ханым Сәгъдиева. -Авылдашларым дәресләргә бик теләп йөриләр, һәркайсы өйрәнергә тырыша, күбесенең өендә компьютерлар да бар. -Әле өйгә кайткач оныкларыбызны да өйрәтәбез, алар да белеп үссен,- диләр шаяртып әбиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: