Туган Як
  • Рус Тат
  • Чиратлар артта калырмы?

    "Процедураларны гади, аңлаешлы һәм аларны үз срокларында үтәү". Нәкъ менә шулай дип билгеләде дәүләт хезмәте күрсәтүнең яңа тәртибен Владимир Путин.

    Премьер билгеләвенчә, бердәм электрон системасына тулысынча күчкәннән соң, чиновниклар гражданнардан дәүләт базасында булган мәгълүматларны китерүне таләп итәргә хокуксыз булачак. Шулай итеп, очсыз-кырыйсыз чиратларда тору, кабинетлар буенча әйләнүләр артта калырга тиеш. Әңгәмәдәшебез ТР буенча дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль службасы идарәсенең Чүпрәле бүлеге начальнигы Радмил Абязов.

    -Радмил Саярович, күптән түгел яңа закон нормасы кабул ителде. Әлеге закон нормасы үз эченә нәрсәне ала? Шуңа тулырак аңлатма бирсәгез иде.

    -Әйе, 1 октябрьдән яңа закон нормасы үз көченә керде. Әлеге закон нормасы буенча Башкарма комитетның федераль органнарына дәүләт хезмәтен алучылардан башка федераль ведомстволар карамагында инде күптән булган мәгълүматларны таләп итү тыела.

    Биредә сүз 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән 210 номерлы "Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында"гы Федераль законның кайбер яңа положениеләре турында бара. Эшнең яңа тәртибенә әлегә нәкъ менә хакимиятнең федераль органнары күчә. Хакимиятнең региональ һәм муниципаль органнары дәүләт хезмәтләре системасында киләсе елның 1 июленнән эшли башлаячаклар.

    -Федераль закондагы үзгәрешләр нәрсәләргә кагыла?

    -Әлеге үзгәрешләрнең чын асылы шунда, дәүләт һәм муниципаль оешмалар гражданнарны төрле инстанцияләр буенча мәгълүмат җыйдыртып йөртергә тиеш түгел, кирәкле булган барлык документларны да бер-берсеннән электрон төрдә алырга тиеш булачаклар. Дәүләт хезмәте алучыларга әлеге яңа үзгәрешләрнең үз плюслары булуы күзгә күренеп тора: бу шәхси вакытны экономияләү дә, шулай ук акча мәсьәләсенә дә кагыла (сер түгел, чөнки кайбер белешмәләр өчен акча түләргә дә кирәк иде).

    1 октябрьдән башлап безнең республикада федераль учреждениеләр арасында ТР буенча Росреестр идарәсе беренчеләрдән булып ведомствоара үзара ярдәмләшеп эшләүгә күчте.

    Өлешчә, яңалыкларга иң беренчеләрдән булып бизнес вәкилләре, ягъни юридик затлар бәя бирделәр. Мәсәлән, әгәр элегрәк ТР буенча Росреестр идарәсенә милеккә хокукны дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткәндә юридик затлар реестрыннан выписка (ЕГРЮЛ) мәҗбүри документларның берсе булып тора. Әлеге документны салым органнарыннан алдан сорап алырга кирәк иде. Хәзер исә гражданнарга әлеге документны эзләп йөрергә кирәкми, Росреестр идарәсе аны үзе сорап алачак. Моннан тыш, закон нигезендә, җибәрелгән запроска җавап биш көн эчендә килергә тиеш.

    Үз чиратында исә, ТР буенча Росреестр идарәсе ведомствоара үзара электрон ярдәмләшү кысаларында үзе башка оешмалардан мәгълүмат кына сорап калмыйча, шулай ук башка федераль учреждениеләргә дә кирәкле булган мәгълүматларны бирергә тиеш. Әлеге мәгълүматлар ике төп база ресурсыннан: күчемсез милеккә хокук һәм аның белән килешүләр Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) һәм күчемсез милеккә Дәүләт кадастрыннан (ГКН). Моны Росреестрның интернет-порталы (http:portal.rosreestr.ru) аша электрон запрос ярдәмендә алдан электрон-цифрлы имза (ЭЦП) алып Раслаучы үзәкләрдән алырга мөмкин.

    Биредә шуны да ассызыклыйсы килә, ТР дәүләт органнарының җирле үзидарә органнары белән үзара ярдәмләшеп эшләвен камилләштерүнең төп максаты-гражданинны мәгълүматлар бирү вазыйфасыннан азат итү. Чөнки әлеге органнар барлык мәгълүматларны гражданинның үзеннән башка да ала алалар. ТР буенча Росреестр идарәсендә әлеге мәгълүматлар күптәннән туплана бара инде.

    2008-2009 елларда ук инде, әле законнардагы үзгәрешләр үз көченә кергәнче үк, кадастр палатасы белән ведом-ствоара үзара ярдәмләшү нигезендә кадастр учетына һәм теркәвенә документлар безнең оешма белән бергәләшеп кабул ителеп килде. Үткән елның март аеннан башлап милеккә хокукны дәүләт теркәвенә документлар тапшырганда кадастр паспортын да тапшыру кирәкми башлады. Чөнки барлык мәгълүматларны да кадастр учеты органыннан алу мөмкинлеге бар иде инде. Әгәр кадастр учеты алдан ясалмаган булса, хәл тагын да гадиләнә, чөнки теркәү һәм кадастр учетына кертү турындагы документлар да теркәү органына бер үк вакытта бирелә башлады.

    Хакимиятнең барлык региональ һәм муниципаль органнары да ведомствоара үзара хезмәттәшлек системасына күчеп беткәннән соң дәүләт хезмәте алучылар яңа эш тәртибенең барлык уңайлыкларын үзләре үк аңлаячаклар. ЕГРПдан мәгълүмат бирү Росреестр оешмасы тарафыннан бирелүче иң күп хезмәтләрнең берсе булып тора. Мәсәлән, әлеге мәгълүмат Башкарма комитетка торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә бастыру өчен кирәк. Кагыйдә буларак, әлеге мәгълүматларны гражданнар үзләре сорап йөриләр. 2012 елның 1 июленнән әлеге эшне алар өчен башкарма хакимият органнары эшләячәк. Үз чиратында, шулай ук, киләсе елдан ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә хокукны дәүләт теркәве өчен кирәкле булган төзелешкә, капиталь төзелеш объектларын эксплуатациягә кертүгә рөхсәт, хуҗалык китапларыннан выпискалар кебек документларны башка учреждениеләрдән үзе генә сорап ала башлаячак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: