«Чәке чаңгы юлы»нда җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар, медальләр тапшырылды
Иске Чокалы урманындагы чаңгы базасында үткән ярышлар «Чәке чаңгы юлы» дип аталды.
Әлеге ярышлар дистә еллар дәвамында үткәрелеп килә һәм үзенең спорт сөючеләрен, җанатарлар санын арттыра бара. Быел да спорт бәйрәменә төрле авыл җирлекләреннән 100ләп чаңгычы килде.
Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ярышларны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
—Районда спорт чаралары күп үтә, халкыбызның, бигрәк тә яшьләрнең, сәламәт яшәү рәвешен үз итүләре куандыра, — диде Айрат Фиркатович.
Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов һәм районның спорт, яшьләр эше, туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов та чарада катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Ярышлар Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елы, шулай ук Сочи шәһәрендә узган Олимпиада уеннарының 10 еллыгы кысаларында узды.
— Ярышларда ел саен катнашам. Чөнки спорт — ул тормыш нигезе. Җәй көне велосипедка утырам, йөгерәм, җәяү күп йөрим. Танышларга: «Сез дә йөрегез, сәламәт булырсыз!» дип киңәш бирәм. Бүген чаңгы юлы бик шәп, һава торышы да бик әйбәт, — ди ярышларга килгән хезмәт ветераны Николай Хрисанов.
—Мин барлык спорт төрләрен яратам, кыш көне аеруча чаңгыда күп йөрим. Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында да катнашам. Спортка мәхәббәт гаиләбездән килә. Улым да чаңгыда узыша. Бүген рәхәтләнеп шудык, яхшы нәтиҗә күрсәттек. Бүләкләр алдык, бик күңелле булды,-дип фикерләрен белдерде Чуваш Чүпрәлсе авыл җирлеге сәркәтибе Алевтина Хемницер да.
Чара барышында ярышта җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар, медальләр һәм призлар тапшырылды. Ярышларга әзерлек һәм аны уздыруга үз өлешен керткән иганәчеләр: КФХ җитәкчесе Ренат Айзятовка, протоиерей Олег атакай һәм Барис Албутовка җирлек башлыгы Артем Солдатов олы рәхмәтләрен белдерде.
Иң олы яшьтәге чаңгычы дип Александр Бушуев, иң кечесе дип Александр Еремеев танылды. Алар да бүләксез калмады. Гаиләләре белән чаңгыга басучыларга аерым игътибар бирелде.
Ярышларда күрсәтелгән нәтиҗәләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү исәбенә кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев