Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә буыннар очрашуы узды

    Алар бүген шул ук шуклыкларын, тормышка булган гашыйклыкларын, күңел күтәренкелекләрен саклап кала алганнар. Гүя бер нәрсә дә үзгәрмәгән диярсең, бары тик биш дистә дәвамында еллар агышы гына инде аларның йөзләренә үз сырларын, чәчләренә аклыгын сарган.

    Кеше күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып сакланучы бер гүзәл чор бар, ул - мәктәп еллары. Балачак белән яшьлекне тоташтыручы шушы вакыт аралыгы әледән-әле искә төшеп, сагындырып тора. Эх, бер көнгә генә булса да кайтырга иде шул мәктәп елларына, күрешергә иде сыйныфташлар белән... Олыгайган саен бу турыда ешрак уйланасың икән. Кем кайда, исән-саумы ул, ничек гомер итә?.. Шушы уйлар ничек тә бер очрашасы иде дигән теләк уятты да инде, диләр 50 ел элек Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаган сабакташлар.

    Күрешү мизгеленең никадәр дулкынландыргыч булуын күз алдына китерү кыен түгел: чәчләренә чал кергән классташларның бер-берсенең төс-кыяфәтендә таныш чалымнар күрергә теләве, берсен-берсе бүлдереп хәл сорашулары, биографияләре белән таныштыру... Мәктәп музеенда еллар тарихын барлап, кайчандыр бергәләшеп төшкән, инде саргаеп, чит-читләре таушалган фотокарточкадан үзеңне табарга тырышулар - болар барысы да онытылмас минутлар.

    1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында узган буыннар очрашуында берәм-берәм хәтер йомгагын сүтеп, үзләре дә сизмәстән, илле елга яшәргәндәй булдылар.

    Тормыш юлы мәктәп белән гомер дәвамында бәйле булган, ветеран-укытучы Клара Насретдинова:

    -Кайчандыр бездә нәкъ менә шулай мәктәп формасыннан йөри идек. Дәресләрдән качкан вакытлар булды, директордан да эләкте. Билгеле балачакның, яшьлекнең үз шуклыклары, кызыклары, ансыз булмый. Шулай да безнең буын яшәүгә омтылышы, яңалыкка, максатларга ирешүебез көчле иде. Бердәм булдык, дус яшәдек. Мин бүгенге чыгарылышлыларга да шуны теләр идем.

    1964 елда урта мәктәпне 34 укучы тәмамлый. Бүгенге көндә алар Россиянең төрле төбәкләрендә: Санкт- Петербургта, Ульяновск өлкәсендә, Мари-Эльда, Яр Чаллыда, Казанда һәм әлбәттә, туган җирләре-Чүпрәледә яши. Ул еллардагы чыгарылышлылар күңелләре белән хыялыйлар булалар. Сибирьга газүткәргеч торба төзелешенә, цилина җирләрен эшкәртергә ашкыналар, шулай да беренчел максат, югары белем алу була. Әлеге елның чыгарылышлылары арасында мәктәпне медальгә тәмамлаучылар икәү, әмма зур һөнәр ияләре шактый була. Җидесе инженер, 12се-укытучы, икесе -хәрби, берсе юрист, алтысы бухгалтер-экономист, берсе-химик, берсе-физик, берсе-мал табибы һөнәрен үз итә. Кызганыч, бүген араларында шактый сыйныфташлары исән түгел, аларның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән билгеләп үттеләр.

    Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче физика фәннәре докторы, профессор Александр Камзин:

    -Диплом эшен якларга, дип Ленинградка бардым, шуннан соң әлеге шәһәрне үз итеп, төпләнеп калдым. Районда бүген якыннарыбыз калмаса да, туган җир үзен сагындыра, мөмкинлек туу белән кайтырга ашыгам. Күбесе очракта ул менә сыйныфташлар белән очрашуга бәйле.

    Бүген Чүпрәле 1964 еллар белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Барысы да үзгәргән, яңа, матур. Туган төбәгемнең шулай үзгәрүенә шатланам. Без укыганда мәктәп агач биналы иде. Әле дә булса хәтердә, анда зур китапханә бар иде. Шундагы китапларны сыйныфташларыбыз белән бер-беребезне уздыра-уздыра укый идек. Мөгаллимнәребезнең тырышлыгы да менә бүген үзебездә чагылыш таба, урыннары оҗмахта булсын, олы рәхмәтләребез дога булып барып ирешсен.

    Сыйныфташларның сөйләп сүзләре бетми. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә мәктәп коридорлары буйлап сәяхәт кылдылар, музейга керделәр,"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында аның үсеше өчен матди ярдәмнәрен мәктәп директоры Лилия Нәсыйбуллинага тапшырдылар. "Әйдәгез анда, монда", дигән Клара Насретдиновага "Укыган чакта да, аннан соң да гел өйрәтеп йөрдең, инде олыгайгач та һаман безне өйрәтәсең", дип көлештеләр.

    Әлеге сабакташларгакарап сокланмый мөмкин түгел. Дуслык җепләрен менә шулай олыгайганчы саклап яшәүләре генә дә яшь буынга үрнәк булып тора аларның.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: