Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бәрәңгегә туймаган балачак

    Сугыш чоры балалары язмышы. Әниебез Гөлинә Хәмит кызы истәлегенә багышлап

    Мәктәптән укып кайткан Гөлинәнең борынына, өй ишеген ачып керүгә, бәрәңге исе килеп бәрелде. Соңгы вакытларда буш ындырлардан җыеп йөргән черек бәрәңге крахмалыннан әзерләнгән ризык исе генә түгел, чын-чынлап бәрәңге исе иде бу.

     Ә өйдә кем дә юк. Әнисе белән апасы урманга барырга дип сөйләнеп йөриләр иде – шунда киткәннәрдер инде. Быел кыш зәмһәрир суык булды шул. Әнисе туңып үлмик диеп өйне өчәр, хәтта дүртәр мәртәбә дә якты. Кышлык өчен дип әзерләнгән утын да шунлыктан март башында ук бетеп китте. Хәзер инде әнә урманда җил сындырып тараткан, корыган агач ботакларын җыеп алып кайтып ягалар.

    Салкыннан берешкән кулларын ап-ак итеп акшарланган зур мичкә куеп җылытмакчы итте Гөлинә. Ә борынны һаман бәрәңге исе кытыклады да кытыклады. Анда карады, монда карады, әмма авыздан тәмле сулар китереп, болай да икмәккә, ризыкка туймаган баланы тагын да ярсыткан, ымсындырган бәрәңге ни мич арасында, ни алгы яктагы өстәлдә күренмәде. Ә акыл аның кайда булырга мөмкинлеген шунда ук уйлап тапты. Зур мичнең капкачын ачып җибәргән иде – тастымал белән уратып алынган савыт килеп чыкты. Өчесенә өч бәрәңге тәгәрәткән булган икән бит әнисе –кайдан алды икән?! Суынмасын, кайткач ашарбыз диптер инде, аны шулай төреп, мич эченә үк куеп та калдырган. Әмма түзеп буламы соң инде ашамыйча? Үзенә дигән бәрәңгене шунда ук ялт иттереп ашап та куйды Гөлинә. Инде соңгы вакытларда төшләренә керә башлаган шушы бәрәңге тәмен сизмәде, тоймады да кебек үзе. Бер карады –учында бар иде кебек, икенче каравында учы буп-буш, ә карыны шулай ук ач килеш калган иде. Ә калган ике бәрәңгегә тияргә ярамый! Әнисе һәм апасыныкы ул! Аларның да шулай ук ашыйсылары бик килә бит! Әнисе болай да инде икмәк кисәгенең дә күп өлешен кызларына бирә дә, үзе валчыклары белән туклана. “Нигә алай итәсең, әни”, дигәндә, “Сезнең әле үсәсегез бар, ашагыз” дию белән генә чикләнә.

    Шуларны уйлый-уйлый Гөлинә бәрәңгеләрне шул ук тастымалга төреп, куенына салды. Кибәргә дип куйган чабатасын кире алып, аягына киде. Каршы барсын әле менә апасы белән әнисенә. Бәрәңгене дә алсын! И сөенерләр инде алар Гөлинәләренең каршы килүен күргәч. Арыганнардыр, чаналарын да сөйрәшер. Бәрәңгене дә бирер – авыр чананы сөйри-сөйри беткән хәлләре шушы бәрәңгене ашагач кереп китәр...

    Мондый көннәрдә кул сузымында гына булып күренгән урман әллә табигатькә эңгер-меңгер эленгәннән, әллә бата-чума атлаганга бер дә якынаерга уйламады. Яз башкы каты кар, урыны-урыны белән кар астында җыелып яткан күлләвекләр чабата чолгауларын шунда ук “ашады”, чабатасы да күп тә үтмичә тишелеп чыкты. Күпме генә атласа да якынаймаган урманга, еракта гына булса да күренмәгән әнисе белән апасына әллә ачуланып, әллә каты кар тырнаган аягының әрни башлавыннан елап җибәрде кыз. Ә үзе һаман алга атлады. “Эх, безнең дә әти булса...” дип уйлап куйды. Әтиләре булса, бу нужаны күрмәсләр иде бәлкем алар. Әнә, күрше Фәһимнең әтисе сугыштан кайтты да, әниләре иңенә күтәреп урманнан печән дә ташымый, чабык-чыбык җыярга да йөрми хәзер. Фәһим үзе дә әллә кемләнде, күрше кызлары белән уйнамый, сөйләшми дә башлады.  “Ул әтиле шул”, ди әнисе дә. Аңлады инде анысы Гөлинә әтиле булуның бәхет икәнен. Фәһимне әтисенең тезенә утыртып сөйгәнен капка ярыгыннан күзәтеп торды ул. Шул вакытта аңлады. Әтисе аны көрәк кебек куллары белән аркасыннан сөйде-сөйде дә, Фәһим дә әтисенең муеныннан кочаклап алды. Шулвакыт нәни йөрәге чәнчеп куйган иде Гөлинәнең. Дөнья сынауларын әле тулысы белән аңлый да алмаган күңелдән мин гомердә дә “әти” дип әйтә алмаммы икәнни соң дигән уй сызылып үткән иде.

    Юк, шул. Күпме генә кайтыр әле, дип көтсәләр дә кайтмады шул аларның әтиләре. Кышкы озын кичләрдә әнисе әтисеннән, сугыш эченнән килгән хатларын гына кычкырып укый. “Минем кечкенә кызыма Гөлинә дип исем кушыгыз”, дип язган ул. һәм һәр хатында “кечкенә кызым Гөлинәгә” дигән сәламе дә бар.

    Эх, әтисе кайткан булса... Әнисе төнен алардан яшеренә-яшеренә еламаган да булыр иде әле әтисе кайткан булса. Әтисе кайткан булса, сыерга ашатырга салам бетте, кая барыйм, сөтсез дә калабыз дип куркудан, кайгыдан бер төн эчендә бетләп тә чыкмаган булыр иде... Әтисе кайткан булса куенындагы бәрәңге урынында  да икмәк булыр иде...

    Бәрәңге! Уйга килгән бәрәңге ач  ашказанын янәдән уятты. Анысы эзелә-сызыла ризык таләп итә башлады. Юк, ярамый, дип карады Гөлинә. Әнисе белән апасының өлеше бит. Әмма ачлык үзенекен итте – беренчесе артыннан ук икенче бәрәңгене дә ашап куйганын сизми дә калды кыз. Ул да булмады урман авызында чабык-чыбык олавын сөйрәүче апасы белән әнисе дә күренде. Аларны күргәч кызның эченә җылы йөгерде. Кан саркыган аякларының әрнүе онытылды,  йөгерә үк башлады. Олау янына җиткәндә инде аның аларга булышырлык түгел, басып тора алырлык хәле дә калмаган иде.

    Азсүзле, арыганлыгы йөзенә чыккан әнисе, һәрвакыттагыча, ачуланып та, тиргәп тә  бер генә сүз дә әйтмәде. Башыннан шәлен салды да кызының кызарып-канап беткән аякларына урады. Күтәреп  олау өстенә утыртты. Һәм сүзсез генә чанасына җигелеп, йөк авырлыгына тормыш авырлыгы да кушылганнан кузгата да алмаслык булган йөкне җиргә кадәр иелеп тарта башлады. Чананы арттан этеп барган апасы гына ачуын яшерә алмады. Чабык-чыбык өстенә утырган сеңелесенең ботын борып, “йөрисең монда, йөк авырайтып”, дип чеметеп алды.

    Фирүзә апасы шундый кырысрак шул Гөлинәнең. Аңардан өч яшькә генә олырак үзе. Һәм бөтен эшкә дә әнисе аны йөртә. Гөлинә булышыйм дип барып тотынганда да апасы аны:“Бар әле, буталма әле”, дип кире борып җибәрә. Сеңелесен шулай авыр эштән аралавымы, яратуын шулай белгертүеме икән, белмәссең...

    Кайда кар, кайда балчык өстеннән шуган чанага утырган Гөлинәгә кайтыр юл инде озын булып тоелмады. Кайтып җиткәч тә йокымсыраган Гөлинәне әнисе күтәреп алып кереп кроватка салды. Үзләре тиз генә керәлмәделәр әле. Караңгы инде күптән төшкән булуга карамастан, йөкне бушаттылар. Иртән ягарга дип  бер өлешен мич янына кертеп өйделәр. Әнисе керосинка кабызып чәй кайнатты. Мич капкачын ачты... Боларны сизеп-тоемлап торган Гөлинәнең шулчак йөрәге җуу итеп китте – бәрәңгеләрен ашап бетергәне исенә килеп төште.  Әнисе ни әйтсә дә, орышса, тиргәсә, сугып җибәрсә дә кабул итәргә әзер иде ул. Ә әни кеше тирән итеп бер көрсенде дә, урын өстенә килеп ауды. Ике кызын ике ягына алып, кочаклап ятудан башка бернинди чарасы да юк иде аның. Апасы гына тагын юрган астыннан, әнисе аша үрелде дә:”Бәрәңгене дә ашап бетергән”, дип тагын бер кат чеметеп алды.

    Авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен юрган читен тешләде кыз. Чеметелгән урын шундук күгәреп, кабарып чыкты. Аңа каты карда киселгән, тырналган аякларының авыртуы өстәлде... Ә йөрәк ярасы... Әниләрен көне буена бер телем ризыксыз калдырудан барлыкка килгән йөрәк ярасының әрнүе исә берни белән дә чагыштырырлык түгел иде...

    Сүз азагында

    1942 елда туган, ятимлек, ачлык ачысын татыган әниебез Гөлинә Хәмит кызы Нуртдинова бу дөньяны калдырып, бакыйлыкка күченде. Якты, сабыр, матур кеше иде әниебез. Ир хакын хаклап, туган җирен, үз авылы кешеләрен хөрмәт итеп, һәр көнен хезмәттә үткәреп яши белде. Без, балаларында да, шушы ук сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Юмарт иде. “Кешегә бүләк бирсәгез иң матурын сайлап бирегез”, -дия иде. “Әни үзеңә калмый бит инде”, дигәндә, “Аллаһ Тәгалә бирүче” дип җаваплый иде. Без әнинең мич төбенә салган зур-зур икмәкләрен, атнаның өч көне саен пешергән өчпочмакларын ашап үстек. Үләсе көнендә дә шундый зур итеп икмәк салган иде әни.

    Кара кайгы хәбәрсез, алдан бернинди дә билге бирмичә килде безгә. Туган нигезебездә һәрвакыт шулай әни булыр кебек иде әле. Саулыгы әллә кем булмаса да яшәр кебек иде әле. Шуңа чын күңелдән ышанганга күрә әйтелмәгән күпме сүз, уртаклашмаган сер, күзгә-күз карап киңәшмәгән киңәш калды. Кичерсеннәр иде инде, без, балаларын, әниләр!

    Кояшыбыз сүнгән бер мәлләрдә ярдәмче булган күршеләребез Фәния-Нургали Хисамовларга, Глиза белән Сәет Хөсәеновка, Фирүзә апа, Илдус Нәүметовка, район җитәкчеләренә, “Туган як” редакциясе хезмәт коллективына, туганнарга, кияүләргә, киленнәргә, оныкларына, кода-кодагыйларына, табиблар Илгизәр Хөснетдиновка, Иосиф Кукушкинга, шәфкать туташы Галина Каргинага, авыл фельдшеры Гөлия Хәйруллинага, Югары һәм Түбән Каракитә авылы халкына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Якыннарыгыз янәшәгездә, сау-сәламәт, озын-озак еллар яшәсен, үзегез дә сәламәт һәм бәхетле булыгыз.

    Гөлинә Хәмит кызының балалары: Резидә, Рәшит, Гөлия, Рамиль, Фәнил.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: