Туган Як
  • Рус Тат
  • Без чиста куллар өчен

    Коррупциягә каршы көрәшне системалы булдыру өчен эшне мәктәпләрдән үк башларга, әлеге юнәлештә активистлар хәрәкәтен җәлеп итәргә кирәк, дигән иде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы киңәшмәләрнең берсендә.

    Уби авыл җирлегендә "Яшьләр коррупциягә каршы" шигаре астындагы акция үтте. Чарада "Бердәм Россия" партиясенең җирле "Яшь гвардиячеләр" бүлегенннән актив яшьләр катнашты. Алар көче белән җитәкчеләргә, авыл җирлегендә эшләүче белгечләргә, укытучыларга, халыкка символик 150 сабын таратылды. Аларны таратуның максаты булып, "Без чиста куллар өчен!" (бу очракта коррупциягә каршы дигән мәгънәдә) терминын аңлату торды.

    Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сердцева җитәкчелегендә активистлар коррупция фактлары, әлеге җинаять буенча җәзалар хакында сөйләшүләр алып бардылар һәм коррупция белән көрәшү юлларын ачыкладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: