Туган Як
  • Рус Тат
  • Бөек Җиңүнең 75 еллыгына – 75 төп агач

    Күз алдыгызга китерегез, 75 төп үсенте агач булып җитешкәч бер зур бакча булачак, бит!

    Ә бу очракта, җиләк-җимеш бакчасы. Иске Чүпрәле авылында яшәүче  хезмәт ветераны, 83 яшьлек Камил абый Бекмухамедов  инициативасы белән эшләнгән эш булды бу. Камил ага үз акчасына  үсентеләрен дә сатып алган, “хәлдән килгәндә үстерергә дә ярдәм итәчәкмен”, ди.

    Камил абый Бекмухамедов үзенең гаиләсе белән Чүпрәле районына  23 ел элек кайтып төпләнгән иде. Билгеле чит җирләрдән кайтып, биредә яңадан тормыш башлау җиңелләрдән булмый.  

    –Монда яшәү дәверемдә күңелемдә ике көн бик нык сакланып калды. Кайткан елларыбызда күршедә генә ялгыз әби  яши иде. Үзе дә авыру иде инде.  Әмма без кайткач, оныгыбызга дип, калтыранган куллары белән 4 йомырка тотып кергән иде. Ул хәзер вафат инде. Озак еллар без бик яхшы, аралашып яшәдек. Аннан соңгы, күңелемдә уелып калган икенче вакыйга – тормыш иптәшемнең вафатына бәйле. Аны соңгы юлга озатырга районның бик күп кешесе килде. Зиратка кадәр кулларында күтәреп бардылар үзен. Монда туып, монда үскән, шушы туфрактан аерылмыйча яшәгән кешеләр дә түгел бит без! Бу якларда  никадәрле мәрхәмәтле кешеләр яшәгәнлеген шушы мисалларда күрдем. Шушы район белән бәйләгән язмышыма рәхмәт укыдым шулвакыт, аның халкына да рәхмәтлемен. Шуңа да бу җирләрдә минем дә  эзем  калсын, киләчәк буыннарга, авылдашларга бүләк булсын, дип җиләк-җимеш бакчасы үстерим дидем, - дип сөйли Камил абый.

    Аның бу идеясен район җитәкчелеге дә хуплап каршы ала. Алай гына да түгел, бүгенге көндә район үзәген төзекләндерү буенча зур эш алып барылганлыктан Камил абыйның бу идеясе нәкъ җирендә һәм кирәкле вакытта әйтелгәне булып чыга – аңа район үзәгендә яңа төзелүче паркта урын тәкъдим итәләр. 

    Камил абый – һәвәскәр бакчачы һәм гомере дә шуңа якынрак хезмәттә үтә аның. Үзбәкстан якларында сугаручылык буенча җитәкче вазифаларда эшли. Ул җиләк-җимеш агачлары үстерү, гомумән бакчачылык турында  күп укый һәм шушы юнәлештә  шөгыльләнә һәм бу турыда сәгатьләр буе сөйли дә ала. Өмә барышында да ул,  үсентеләрне утырту, аларны тәрбияләү  серләре белән уртаклашты.

    –Көз – җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен утырту  өчен иң кулай чор санала.  Быелгы көз исә  җылы да, дымлы да булды. Димәк, салкыннар җирне катырганчы,  үсентеләр  тамыр җибәреп кала ала.  Аларның тернәкләнеп китүен шәхсән үзем контрольдә тотачакмын.  Язын үсентеләрне яңартырга кирәк булса, алмаштырачакмын,-ди Камил ага.

    Агач утырту – саваплы эш. Моны чын йөрәге белән башкаручы, шул ук вакытта киләчәк буыннар турында да кайгыртучы  Камил абыйның үзенең дә эшләренең уңай баруын, җиләк-җимеш бакчасының  яз айларында шау чәчәккә күмелүен  телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: