Туган Як
  • Рус Тат
  • Барысы да Җиңү өчен

    Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка республикадан 700 меңнән артык кеше алына. Шуларның яртысына туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый.

    Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 300 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры исемнәренә лаек була.

    Сугыш чорында тылда хезмәт фронты да тулы куәтенә эшли. Бала-чага, хатын-кызлар, карт-корының хезмәт көче белән фронт 600 төрдән артык хәрби продукция белән тәэмин ителгән. Сугыш кырына миллионлаган тонна азык-төлек, 94 мең тоннага якын дары озатылган. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга дистәләрчә предприятие, Фәннәр академиясе бүлекчәләре күчерелә. Республикада ил өчен дәһшәтле ул авыр елларда 7 укчылар дивизиясе, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы оеша, 2 авиация дивизиясе, 86 авиация полкы әзерләнә. Сугыш елларында Татарстанга 50дән артык эвакогоспиталь килеп урнаша. Бу хәрби госпитальләрдә 334 мең яралы һәм авыру сугышчы дәвалана. 6590 хатын-кыз шәфкать туташы һөнәренә өйрәнә. Дошман кулында калган төбәкләрдән 70ләп завод-фабрика күченеп килүе дә фронтка ярдәмне тагын да көчәйтеп җибәрә. Кызыл авиация заводы бу яктан Кызыл Армия өчен аеруча зур терәк була. Биредә Пе-2, Пе-8, У-2(По-2) хәрби самолетлары җитештерелә.

    Бүгенге көндә районыбызда ветераннар саны сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның саны бүгенге көнгә-79 (Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләгәндә генә дә 132 иде әле). Алар үзләре белән ул елларның дәһшәтен, снарядлар шартлаган, пулялар сызгырган мизгелләрне дә алып китәләр. Ләкин аларның якты киләчәк бәрабәренә куйган батырлыклары беркайчан да онытылмас!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: