Туган Як
  • Рус Тат
  • Балалар күбрәк булган саен салымны азрак түлисең

    2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым ташламасы (вычеты) бирелә башлаячак.

    Аларны балигъ булмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин. Әлеге уңайдан район социаль яклау үзәгенең материаль түләүләр бүлеге мөдире Ольга Хисамова аңлатма бирә.

    –Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага фатир яки бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә салым ташламасы (вычеты) биреләчәк. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт ташлама (вычет)  һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән өстәмә ташлама кулланылачак. Нәтиҗәдә, 45 квадрат метр торакның кадастр бәясеннән генә салым түләргә кирәк булачак.

    Исегезгә төшерәбез, федераль законнарда барлык салым түләүчеләр өчен дә салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итүне таләп итми торган физик затлар милкенә салым ташламалары каралган. Бу – күчемсез милек объектлары буенча ташлама: торак йорт буенча 50 кв.м, фатир яки торак йортның бер өлеше буенча – 20 кв. м, бүлмә яки фатирның бер өлеше буенча – 10 кв. м. физик затлар милкенә салымны исәпләгәндә мондый ташлама автомат рәвештә бирелә. Ташламага хокукны раслаучы өстәмә документларны салым инспекциясенә тапшырырга кирәк түгел.

    Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен ташлама җир участогыннан салым базасын 600 квадрат метрга киметә. Әйтик, әгәр участокның мәйданы 10 сутый һәм гражданинның өч һәм аннан да күбрәк баласы булса, 6 сутыйны чигергәннән соң, салымны 4 сутыйдан гына түләргә кирәк булачак, ә участокның мәйданы 6 сутыйдан артмаса, салым бөтенләй түләнергә тиеш түгел.

    Әлеге салым түләүләре 2018 ел өчен салымнарны исәпләгәндә, инде агымдагы 2019 елда ук исәпкә алыначак. Ташламаны (вычетны) һәр төрдәге бер объектка карата бүлмәгә, фатирга, йортка һәм җир участогына алырга була.

    Ташламага хокуклы һәр граждан салым ташламасы хокукыннан файдалану өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән гариза җибәрә ала: электрон рәвештә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша, теләсә нинди салым инспекциясенә, шулай ук КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә, почта аша. Әгәр элек ташлама бирелгән булса, салым инспекциясенә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми

    Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә-мәгълүмат” интернет-сервисында, Россия Федераль салым хезмәте сайтында (nalog.ru.) танышырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: