Туган Як
  • Рус Тат
  • Бәйрәмебез турында

    Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш?

    Ел саен корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүчеләр өчен вәҗиб:

    1. Мөселман булу;

    2. акылы камил булу;

    3. балигъ яшьтә булу;

    4. ирекле булу (әсир, кол, хөкем ителгән булмау);

    5. мосафир булмау;

    6. корбан чалу көнендә хәлле кеше, нисабы булган кеше булу.

    Нисаб - кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт кирәк- ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны, я шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау.

    Акылдан шашкан, я мөселман булмаган кешедән вәҗиб һәм фарыз гамәлләрне үтәү таләп ителми. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Берәү Ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле кабул булмый, ул Ахирәттә хәсрәтләнүче һәм һәлак булучы» (3/85). «Әгәр алар Коръән юлына кайтмыйча, кяфер килеш үлсәләр, кулларында җир тулысы алтын булса да, Аллаһ газабыннан котылу өчен шул алтыннарыннан сәдака кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кяферләргә Ахирәттә каты газап булыр һәм ярдәмчеләре булмас» (3/91).

    Акылдан шашкан кеше бар дини таләпләрдән азат, аның өчен Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яисә гөнаһлы гамәлләр дигән төшенчә юк. Әгәр дә кеше 3-6 шартларга туры килми икән, ул корбан чалырга вәҗиб саналганнарга керми, аны башкармау гөнаһ түгел. Әмма бу аңа корбан чалу тыелган дигән сүз түгел.

    Андыйларның корбан чалулары ирекле корбан чалу булып саналачак (татавва). Мәсәлән, балигъ булмаган бала (кыз, я малай) гадел юл белән акча эшләсә, яисә ата-анасы биргән акчалардан беразын җыеп барып, әтисенә аның исеменнән сарык сатып алып, аны корбан итеп чалырга сораса, я аны сыер, я дөя чалганда өлешкә кертергә үтенсә. Коллыкта булган кеше дә үз акчасына корбан чала ала яисә берәр кешегә куша ала.

    Мосафир кеше дә я нисабы булмаган кеше дә, әгәр корбан китерү аларның гаиләләренең материаль хәлен кыен хәлгә куймаса, шулай ук корбан чала алалар.

    Алда санап үтелгән алты шарттан чыгып, түбәндәгеләрне белү кирәк:

    1. Корбанлык хайван бәясенең бер өлешен түләтү өчен иганәче эзләү, бурычка акча алу яисә банктан кредит алу тыела, чөнки шаригать кануннары буенча корбан чалырга ниятләгән кешенең нисабы булырга һәм корбанлык хайван сатып алу гаиләсенең хәлен авырайтмаска тиеш. Шуңа күрә дә бурычка, кредитка яисә иганәчедән акча алып чалынган корбан кабул ителми. Әгәр дә инде корбан чалырга ниятләгән кешенең банкта акчасы булып та, төрле сәбәпләр аркасында ул акчаны Корбан бәйрәме көннәрендә ала алмаса, бары тик процентсыз ссуда алырга гына мөмкин.

    2. Бер гаиләдән ничә кеше шушы алдан санап үткән алты шартка туры килә, шул күләмдә корбан да чалынырга тиеш. Бер гаиләдән ирекле корбанның (татавва) саны ничә булу бары тик бу гаиләнең материаль хәленә һәм ниятенә генә бәйле.

    Кәҗә, бәрән бер яшьтән дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә алар бер яшьтән дә ким булып, гәүдәгә зур икән, корбан итеп чалырга ярый. Бәрән, сарык, кәҗә бер кешедән генә корбан ителә. Җәбирдән, Аллаһ ризалыгында булсын, сораганнар: «Бәрән суйганда эре терлек суйгандагы кебек өлешкә кереп буламы?». «Бу бары тик эре терлекне корбан итеп чалганда гына мөмкин»,- дип җавап биргән.

    Әгәр дә мөселман кешенең гаиләсе бар икән һәм ул аларны тәэмин итүче булса, ул чалган корбан гаиләсе исеменнән дә була. Абу Әюб әйткән: «Пәйгамбәребез заманында бер мөселман кешесе гаиләсе исеменнән корбанга сарык чалган. Итнең бер өлешен гаиләсенә калдырып, калганы белән башкаларны сыйлаган. Кешеләр аның белән горурланганнар, димәк, аның нияте максатка ирешкән» (Ибн Маджа, ат-Тирмизи).

    Сыер, буйвол, үгез ике яшьлек, дөя биш яшьлек булырга тиеш. Андый хайваннарны бер кеше исеменнән дә, җиде кеше исеменнән дә корбан итеп чалырга була. Өлешкә кереп корбан чалганда һәр җиде кешенең дә корбан чалу нияте булырга тиеш, әгәр берсендә генә үзгә ният булса, калганнарның корбаннары кабул булмый. Җәбир сүзләре искә алына: «Аллаһ Тәгалә илчесе корбанга сыер, я дөя чалынганда, һәр җиде кешегә дә өлешкә керергә кушкан». Икенче вариантта Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйткән: «Корбанга сыер я дөя чалганда җидегез дә өлешкә керсен» (ике сахихларга да таянып, Буркани тапшырган). Икенче версия буенча Җәбир әйткән: «Без пәйгамбәр галәйһис-сәлам белән хаҗ һәм өмрә вакытында җидешәр кеше корбанга өлешкә кердек». «Кәүсәр» сүрәсеннән күренгәнчә, хәдисләрдә дә үлгәннәрне корбанга өлешкә кертү турында сүз бармый. Чөнки үлгәннән соң кешенең ирекле я вәҗиб вазифаларны башкару мөмкинлеге калмый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйткән: «Кеше нәрсәгә омтылса, шуңа гына ирешә дә» (53/39). Үлгән кешене бары тик ул үзе исән чакта ниятләгән булып, үләсен сизеп корбанга акчаны берәрсенә калдырып, башкарып чыгуны тапшырган булса гына, корбан өлешенә кертергә була. Бу очракта бу васыятьне башкаручы кеше корбан итен тулаем таратып бетерергә тиеш. Әгәр дә корбан чалучы корбан чалу гамәленең савабын үлгәннәр рухына багышларга теләсә, аңа тагын бер корбан чалырга туры киләчәк. Җәбир тапшырганча, «Пәйгамбәр галәйһис-сәлам ике бәрән чалган, берсен үзеннән һәм берсен өммәтеннән (корбан чалу вазифасыннан азат итмәгән, фәкать барча исән һәм вафат мөселманнарга савабын багышлаган). Мондый корбан итен үзең теләгәнчә кулланырга була, шулай да аны таратсаң, үлгән кеше өчен савабы күбрәк.

    Кеше изге гамәлләр кылып, үзенең рухи торышын яхшырта, калебен чистарта. Ә савапны үлгәннәргә багышлап кына, бу кешенең үзе исән чакта башкара алып та тормышка ашырмаган гамәлләренең савабын кайтара алмый, бары тик бераз җиңеләйтә генә ала. Әмма үлгәннәрне кайгыртканчы, башта үзең турында уйларга кирәк. Беренче корбанны Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам рухына багышларга, шулай ук эре терлекне корбанга чалганда өлешкә кертү дә кирәкми. Бу турыда ни Коръәндә, ни Сөннәттә дә берни әйтелмәгән. Икенчедән, Пәйгамбәребез Аллаһ каршында шундый югарылыкта, ул безнең тарафтан мондый гамәлләргә мохтаҗ түгел. Аңа мәхәббәтебезне без Аллаһ Тәгалә кушканнарны башкарып, тыйганнарыннан тыелып кына күрсәтә алабыз.

    Әгәр дә бер мөселман эре хайванны бер үзеннән генә корбан итеп китерә икән, ул тулаем аның өчен генә була, ә җидедән бер өлеше генә түгел. Ул я аның үзеннән, я бар гаиләсеннән санала. Шуңа күрә дә бер гаиләгә эре хайванны өлешләп ният кылуның мәгънәсе юк, алар аның хакын бүлешсәләр генә.

    Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

    Корбанга чалына торган хайван сау-сәламәт булырга тиеш.

    Начар күрү, кылыйлык, бер аякка аксап, башкаларына баса алу, тумыштан мөгезләре өлешчә, я тулысынча булмау, тамгалы, я киселгән колак очлары, берничә тешләре җитмәү, колак, я койрыкның бер өлеше җитмәү, колаклары кыска булу, корчангы авыруы кебек кимчелекләре булган хайваннарны корбан итеп чалырга ярый.

    Бер я ике күзе дә күрмәү, йөри алмаслык аксау, бер, я ике колагы тулысынча киселгән булу, койрыгы яртылаш, я тулысынча киселгән булу, җиленендә имчәкләре булмау, җелеге кибәрлек ябык булган, тумыштан койрыгы, я колагы булмаган, көтүгә йөртүгә комачаулык китерүче дәрәҗәдә котырынган булган, нәҗес ашаучы хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый.

    Корбан чалу вакытында тәкъбир әйтү ярыймы?

    Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам сөннәте буенча корбан чалу әдәбе бар. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Корбан бәйрәмгә ике-өч көн кала корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар. Корбан чаласы көнне корбанлык хайванны бизәргә була (мөстәхәб).

    Корбан чалырга ниятләгән кешегә барысын да үзе башкару яхшырак (сөннәт): пычак үткенләү, корбанлык хайванның арткы аягыннан башка өчесен бәйләү, Кыйблага каратып хайванны сул ягына яткыру, янәшәдәге кешеләр белән бергә тәкъбир әйтү. Тәкъбирдән соң дога кылына. Шуннан соң кулга пычак алып, «биссмилләh, Аллаһу әкбәр» дип корбанлык хайванны чалырга кирәк.

    Ни өчен арткы аягын бәйләмиләр?

    Корбанлык хайван тыпырчынмасын һәм качып китмәсен өчен өч аягын бәйләргә кушыла. Бер аягын исә иттән мөмкин кадәр күбрәк кан аерылсын өчен ирекле калдыралар.

    Хатын-кыз корбан чалган урында була аламы?

    Әгәр дә ул психологик яктан бу күренешне кичерә ала икән, корбанлык хайван яисә башка терлек чалганда, якында була ала. Башка очракта тыела.

    Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган вакытта булуы мәҗбүриме?

    Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһис-сәлам кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач, хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел.

    Корбанлык хайван балаласа нишләргә?

    Хайван үзе корбанга чалыныр, баласы я тере хәлендә сәдака кылыныр, я анасы белән бугазланыр яисә сатып, акчасы фәкыйрьләргә таратылыр.

    Корбан хайванының сөякләре һәм ашарга ярамаган башка әгъзалары белән нишләргә?

    Бу турыда махсус күрсәтмәләр юк, шуңа күрә аларны я тиешле урында чүплекләргә ташларга яисә аларны ашый торган хайваннарга бирергә кирәк.

    Корбан итен күпме вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк?

    Сәлам бин әл Аква әйтүенчә, Пәйгамбәребез әйткән: «Корбан чалган кешенең өендә өченче көнгә корбан ите калмаса яхшы булыр». Киләсе елга Пәйгамбәр галәйһис-сәламнән сораганнар: «Быел безгә корбан ите белән былтыргы кебек эшләргәме?» Ул җавап биргән: «Үзегез ашагыз, башкаларны ашатыгыз, запас ясагыз. Узган ел авыр килде. Мин сезнең башкаларга булышуыгызны теләгән идем» (Сахих әл Бохари, корбан чалына торган хайваннар турында бүлек, № 5569. Хәнәфи фикхы (Корбан чалу).

    Хәдистән күренгәнчә, аерым вакыт билгеләнмәгән. Барысы да җәмгыятьнең экономик хәленнән тора. Корбан чалучыларга үз регионнарының экономик торышын истә тотарга кирәк. Әгәр дә экономик кризис сәбәпле мохтаҗлар саны арта икән, бик кирәк булмаса, корбан итен үзләренә калдырмасалар да була. Тиз арада корбан итен мохтаҗларга таратырга кирәк. Экономика стабиль вакытта, корбан итен запас калдырырга да ярый. Аны куллану вакыты саклау һәм куллану күләменнән генә тора. Суыткычлар булу корбан итен озак сакларга мөмкинлек бирә.

    Корбан нәзер итеп чалынган икән, аны чалучыларга итен ашау тыела. Әгәр ашасалар, ашалган ит күләмендә акча хәер итеп таратыла.

    Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмендә хәер тарату белән алыштырырга ярыймы?

    Аллаһ Тәгалә Кәүсәр сүрәсендә (108) икенче аяттә әйткән: «Аллаһ Раббың хакына намаз кыл һәм корбан китер». Бу аяттә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел. Болай эшләргә ярамый, хәер тарату ул ирекле хәер тарату категориясенә керә, корбан чалуны алыштыра алмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: