Туган Як
  • Рус Тат
  • Әзерлек тикшерелде

    Дөрес, соңгы елларда төбәгебездә су ташу куркынычы бик үк сизелгәне булмады. Шулай да районның көньяк- көнбатыш һәм көнбатыш биләмәсендәге кайбер авыллар һәр елны диярлек язгы ташуны ут йотып каршылый.

    Ташуның нинди күләмле булуы күп факторга бәйле. Шунысы мәгълүм, быелгы кышның кары күп булуга да карамастан, тыгызлык күрсәткече башка еллар белән чагыштырганда күпкә түбән. Чөнки, декабрь ае тәмамланганчы да басулардагы кар катламының калынлыгы нормадан шактый ким иде. Гадәттә белгечләр яңа елда яуган карның дымлылыгы азрак булуын да искәртәләр. Коры җәйләрдән соң туфрактагы дымның аз булуы да кар суларын үзендә калдырыр дигән фараз бар. Бүген басулардагы туфрак катламының 97 сантиметры туңган. Кар катламының калынлыгы 41 сантиметрны тәшкил итә. Теләсә нинди фаразларга карасак та, язгы ташуның мул буласын төп- төгәл берәү дә әйтә алмый. Чөнки, кечкенә генә инешләр дә ташу вакытында Чынлы елгасыдай ярларыннан чыгып көтелмәгән зур зыян китерергә мөмкин. Ташуның кинәт кенә башлануы аеруча куркыныч. Төрле мәгълүматларга караганда, 5 апрельдән республиканың көнбатыш районнарында боз кузгалуы да көтелә. Димәк, ташу озак көттермәс. -Районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр службасы тарафыннан су басуны булдырмас өчен бөтен чаралар да күрелде. "Су ташу- 2012" дип аталган планлы команда- штаб күнегүләре һәм өйрәнүләр үткәрүебез дә су ташуны кисәтү һәм аның нәтиҗәсендә куркыныч янавы килеп чыккан очракта кешеләрнең һәм милекнең иминлеген тәэмин итүне максат итеп куя. Шуның өчен тактик өйрәнүгә шактый гына оешмалар тартылды. Янгын сүндерү часте, эчке эшләр бүлеге, электр челтәре, газ эксплуатацияләү хезмәте, сәламәтлек саклау учреждениесе, ветеринария һәм эпидемиология разведкасы, юл төзү оешмасы, коммуналь челтәрләре, "ПМК Мелиорация", сәүдә һәм туклану хезмәте, мәгариф бүлеге һәм электр элемтәсе хезмәткәрләре гадәттән тыш хәл турында беренче сигнал булу белән билгеләнгән урынга килергә тиешләр. "Өйрәнүләрдә авыр булса, сугыш кырында җиңел булыр" дип юкка гына әйтмәгән бөек полководец А. Суворов,- ди муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр комиссиясе башлыгы Шәүкәт Алиуллов. Хәзерге вакытта язгы ташуга каршы район комиссясе дә эшли. Җирле үзидарә башлыкларына да үз территорияләрендәге хәлне контрольдә тоту йөкләнгән. Үткән еллардагы ташу китергән бәла- казаларны истә тотып Мунчәли һәм Татар Шатрашаны авылларына кергән биләмәләр аеруча игътибарга алынган. -Һәр оешма үз бурычын белә, чаралар планы расланды, әлеге өйрәнүләр һәр службаның гадәттән тыш хәлгә ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтә,- ди гадәттән тыш хәлләр службасы начальнигы, подполковник Василий Битяков.

    Әйе, соңгы елларда табигать тә безне төрлечә сыный башлады. Бер су ташу гына да бөтен катаклизмнарны үз эченә алмый әле. Дөрес, безнең якларда гадәттән тыш хәлләрнең бик үк куркыныч очраклары күзәтелгәне юк. Ходай күрсәтмәсен иде. Шулай да көтелмәгән бөтен очракка һәрчак әзер булу мәшәкать итмәс, билгеле.

    Теги: укулар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: