Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Авылдашлар очрашкан жирдә

    "Кушкуак сабан туенда санашырбыз!",- дип әйтелгән шаяртулы сүзләр тормышка ашты сыман. Шушы авылда туып үскән Җәмилә Рәкыйпова башлангычын Рәмзия Хәйруллина күтәреп ала. Авылыбызның һәм районыбызның горурлыгы булган Әмир хаҗи Аббазов та әлеге инициативага бик теләп кушыла һәм хәлдән килгәнчә үзенең бар мөмкинлеген эшкә җигә.

    Илдә кечкенә авылларның әкренләп юкка чыга баруы яңалык түгел. Шушы шаукымлы җилләр берничә йөз еллык тарихы булган Кушкуак авылына да кагылды. Бүген анда авылның "соңгы каһарманнары", 80 яшьлек Нетфулла Айзәтов белән аның 50 яшьлек улы Гомәр генә гомер кичерә. Барлык авылдашларны барлап, телефон, таныш- белешләре аша элемтәгә кереп очрашу оештырганнары өчен бер- берсен сагынышып кайткан кунаклар әлеге шәхесләргә олы рәхмәтләрен әйттеләр. Авылдашлар да кырык эшләрен кырык якка ташлап туган якка, туган нигезгә ашкынган. Әйе, чыннан да кадерле икән ул туган җир. Кочаклашып күрешүләр, күзләрдә мөлдерәгән кайнар яшьләр...

    Менә кайда икән ул туган туфракның тарту көче. Сүз уңаенда бер вакыйга искә төште. Әле үткән көннәрдә генә Иске Чүпрәле урта мәктәбен моннан 60 ел элек тәмамлаучыларның очрашу кичәсендә катнашырга туры килде. Кайтучылар арасында элеккеге танышым, танылган математик, фәннәр докторы, профессор Илгиз Мөдәрисов та бар иде. Ул болай сөйләде: "Узган гасырның егерменче елларында Кушкуак авылыннан бер гаилә Төркиягә күчеп китә. Пәһлеван гәүдәле гаилә башлыгы бик акыллы да булган күрәсең. Тора- бара ул бер калада полиция башлыгы булып эшли. Миңа ул кешенең оныгын укытырга туры килде. Бер чакны әлеге студентым Кушкуак авылының кайда урнашуы белән кызыксынды һәм бабасының шушы авылдан бер уч кына булса да туфрак алып кайтуы турында үтенеп соравын әйтте".

    Әлеге очрашуга кайтучылар да авылны никадәр сагынуларын чын йөрәк аша сөйләделәр. 1970 нче елларда авыл соңгы сулышын сулый. Шушы еллар эчендә кешесез яшәгән авыл нык үзгәргән, урамнарны кыргый урман, кычыткан баскан. Кайчандыр шау- гөр килеп яшәгән йортлар урыны шаукымлы шайтан оясын хәтерләтә. Күңелдә әрнү, сызлану.

    -Кушкуак безнең өчен изге авыл, монда безнең яшьлегебез үткән, әти- әниләребез, әби- бабаларыбыз каберләре дә монда саклана. Рәхмәт сезгә авылдашлар, киләчәктә дә шулай җыелышып күрешергә насыйп булсын,- ди Әмир хаҗи. Аның сөйләвенә караганда, 1913 елда авылда 150 гә якын йорт булган, аларда 654 кеше яшәгән. Хәтта мөстәкыйль "Таң" колхозы булып торган елларны да хәтерли Әмир абый. Яңа Чүпрәледә яшәүче Тәүфыйк Насретдинов үз балалары белән җыйнаклашып зират тирәсен рәшәткә белән тотып алган. Авылдашлар очрашуына килгән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов та якташларның бердәмлегенә, татулыгына сокланды. Аларны очрашу бәйрәме уңаеннан ихлас котлады. Өлкәннәр зиратларга барып әрвахлар рухына дога кылдылар, корбан ашы, карабодай, пылау һәм кыздырган шашлык ите белән сыйландылар.

    Табында спиртлы эчемлекләр куллану катгый тоелды. Аннан соң бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Яр Чаллы шәһәреннән кайткан авылдашыбыз Нариман Рәкыйпов үзе баянда уйнап җырлар башкарды. Яшел чирәм өстендә самоварлар чыжлап торды. - Шунысы куанычлы, безнең авылдан җинаять юлына басучы берәү дә булмады,- ди Ульяновск шәһәрендә яшәүче СССРның радио спорты остасы, мактаулы радист, үзешчән шагыйрь һәм гармунчы Иркәм Хәйретдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: