Аттестат—олы тормышка юллама: Чүпрәледә чыгарылышлылар балы узды
Быел 11нче сыйныфны 75 укучы тәмамлады
Чыгарылылышларның 16сы — алтын, 6сы көмеш медальгә лаек булды.
Яшьләргә аттестат тапшыруның тантаналы чарасы район мәдәният йортында, Яшьләр көне кысаларында, оештырылды.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Халиуллов кичәге укучыларны әлеге истәлекле көн белән котладылар.
—Вакыт бик тиз үтә. 11 ел элек сез мәктәп бусагасын атлап кердегез, ә хәзер инде зур тормыш юлы алдындасыз. Кулларыгыздагы аттестат—сезне тормыш юлына алып чыгучы документ. Сынаулар, киртәләр очрар, һәрвакыт җиңел булмас. Ышанам, сез барысын да лаеклы узачаксыз, чөнки әлеге юлга сезне укытучыларыгыз, әти-әниләрегез ныклап әзерләде. Уңышлар юлдаш булсын, — диде район башлыгы Марат Ринат улы аттестат алучыларга мөрәҗәгать итеп.
Марат Гафаров медаль алучыларны, шулай ук, олимпиада призерларын Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Олимпиада призерларына акчалата сертификатлар да тапшырды.
Чарада 2024 елгы «Чыгарылыш укучысы» да игълан ителде. Әлеге исемгә барлык чараларда да актив катнашкан, волонтер, уку алдынгысы—медалист, "Беренчеләр хәрәкәте«н җитәкләүче, Зур Аксу мәктәбе укучысы Мария Храмова ия булды.
Традиция буенча чыгарылыш болында, шулай ук, мәдәният, мәктәп һәм спорт тормышында актив һәм нәтиҗәле катнашкан өчен бүләкләр тапшырылды.
Педагоглар адресына да бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, ата-аналарны да онытмадылар.
Мәктәп тормышында актив катнашкан өчен мәгариф бүлеге башлыгы Газинур Хәлиуллов әти-әниләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кичә дәвамында бәйрәм геройларына иң җылы сүзләр генә теләделәр, җырлар бүләк иттеләр.
Тантаналы өлештән соң чыгарылыш укучылары өчен Яшьләр көне «Чүпрәле» паркында дәвам итте.
Биредә, шулай ук, район яшьләре белән актив эшчәнлек алып барган җитәкчеләр, үзләре дә актив булган яшьләр район башлыгы кулыннан төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, бүләкләр алдылар. Чара эстрада артистлары катнашындагы бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев